Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк” редакциясендә “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе үтте

Инвалидлар декадасы кысаларында, Халыкара инвалидлар көнендә уздырылган бу сөйләшү физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызны социаль яклау, аларга медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләренә, бүгенге көндә аларны борчыган проблемаларга багышланды.

Анда катнашкан районның социаль яклау бүлеге начальнигы Элиза Мәрданшина, бүлек консультанты Айгөл Шәвәлиева, районның инвалидлар җәмгыяте рәисе вазифаларын башкаручы Гөлнара Хәбибуллина, “Өмет” социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Регина Әхмәдишина, үзәк сырхауханәнең балалар поликлиникасы мөдире Әлфия Миңнегалиева, үзәк поликлиникасы мөдире Тәскирә Мөхәммәтова районда физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм зурларга булган кайгырту, социаль ярдәм, декада кысаларында үтүче чаралар, табиблар күзәте, алар өчен тудырылган мөмкинлекләр, медицина тикшерүләре хакында сөйләделәр.

“Түгәрәк өстәл”дә күтәрелгән мәсьәләләр һәм башка яңалыклар турында “Маяк” газетасыннан укып таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев