Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк” Җиңү хәбәрен алып килгән

"Коммуна" газетасының 1945 елгы 19нчы саны 10 майда чыккан. Мәгълүм ки, ул бәйрәм саны, илебезнең фашистлардан азат ителүе турындагы шатлыклы хәбәргә багышланган. Газетаның баш мәкаләсендә Германиянең берсүзсез капитуляция ясау турында 1945 елның 8 маенда актка кул куюы хакында белдерелә. Югары Совет президиумы фәрманы белән 9 май - Җиңү бәйрәме дип...

"Коммуна" газетасының 1945 елгы 19нчы саны 10 майда чыккан. Мәгълүм ки, ул бәйрәм саны, илебезнең фашистлардан азат ителүе турындагы шатлыклы хәбәргә багышланган. Газетаның баш мәкаләсендә Германиянең берсүзсез капитуляция ясау турында 1945 елның 8 маенда актка кул куюы хакында белдерелә. Югары Совет президиумы фәрманы белән 9 май - Җиңү бәйрәме дип игълан ителә. Бу хакта азнакайлыларга ничек хәбәр ителгән соң? Ул чакта районның архив бүлегендә эшләгән Роза Нуретдинова район башкарма комитеты рәисе С.Галәветдиновның аңа фронтта Җиңү яулануын әйтеп, бу хәбәрне телефон аша 18 авыл Советына җиткерергә куша.

Ул чакта техник мөмкинлекләр чикләнгән булу сәбәпле, газетаның бу саны төсле дә, бизәлешле дә булмый. Сталинның ил халкына мөрәҗәгате һәм бәйрәм игълан иткән шигарләр генә эрерәк хәрефләр белән бирелгән.

Икенче бит "Югары уңышны бүгенге көн хәл итә" исеме астында бирелгән. "Чәчү темпын күтәрү турында" мәкаләсендә Азнакай райкомы секретаре Мулла Җәлилов кыр эшләре барышын яктырта. 1945 елның 8 маена районда иртә культуралар нибары 26,3 процент кына чәчелгән. Шунда ук район хуҗалыклары буенча сводка бирелгән.

10 май санына кечерәк форматта кушымта да өстәлгән. Анда И.Сталинның бәйрәм уңаеннан халыкка мөрәҗәгате бирелгән. Газета 2000 данә басылган.

Газета мәкаләләренең һәркайсы ул чорның халәте, кешеләр кичерешләре белән сугарылган. Җиңүнең илгә никадәр корбаннар хакына яулануы, гаять сабырлык, батырлык таләп итүе тасвирланган. Ниһаять, азатлык, тынычлык яуланды! Ә алда нәрсә көтә? Газета киләчәккә якты өметләр баглый, яңарышларга өнди.

Венера Вәлиева, район башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы,

Фәрит Галимов, төбәкне өйрәнүче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Маяк” Җиңү хәбәрен алып килгән