Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакайның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, мөхтәрәм аграр тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм! Көзге байлык чорында уза торган уңыш бәйрәме барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Өстәлләребездәге икмәк, илебездәге муллык - игенчеләребез, терлекчеләребезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе ул. Быел да иген кырларыбыз табыннарыбыз кебек...

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, мөхтәрәм аграр тармак ветераннары!
Сезне чын күңелдән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Көзге байлык чорында уза торган уңыш бәйрәме барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Өстәлләребездәге икмәк, илебездәге муллык - игенчеләребез, терлекчеләребезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе ул.
Быел да иген кырларыбыз табыннарыбыз кебек бай, күзнең явын алырлык чиста булды. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре республикабызның иң олы мәйданнарын биләгән Азнакай басуларында иң зур күләмдә уңыш җитештерделәр.
Игенчелектә генә түгел, хуҗалыкларның төп икътисади иминлеген тәэмин иткән терлекчелек тармагында да уңышларыбыз шактый. Ит, сөт җитештерү буенча республикада алдынгылар рәтендә барабыз.
Бүгенге көндә яшьләребезгә авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа эш урыннары булдырыла, уңай яшәү шартлары тудырыла, эшләрен җиңеләйтү максатыннан, заманча механикалаштыру юнәлешендә эш алып барабыз.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы уңганнары! Табыннарыбызга күпереп пешкән хуш исле икмәк, югары сыйфатлы ит-сөт ризыклары җитештереп, сез туган илебезнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итәсез.
Туган ягыбызга тугры калып, игелекле хезмәт итүегез өчен рәхмәт Сезгә! Рәхмәтнең иң зурысы әлбәттә, бар гомерен авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган кадерле ветераннарыбызга.
Районыбызның һәр гаиләсенә ныклы сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим. Табыннарыбыз ашлы, тормышыбыз тыныч-имин булсын!
Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Марсель Шәйдуллин Азнакайның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакайның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады