Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин азнакайлыларга сайлауда актив катнашкан өчен рәхмәт белдерде

Хөрмәтле азнакайлылар! 13 сентябрьдә Татарстан Президентын һәм Азнакай муниципаль районының муниципаль берәмлекләре вәкаләтле органнарына депутатлар сайлауда зур активлык күрсәткәнегез өчен барчагызга да ихластан рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Безнең хезмәт сөючән Азнакай халкы алдынгы, гадел карашлы, актив булуы белән аерылып тора. Сайлауларда без моңа янә инандык. Азнакай шәһәр һәм авыл җирлекләре Советларына...

Хөрмәтле азнакайлылар!
13 сентябрьдә Татарстан Президентын һәм Азнакай муниципаль районының муниципаль берәмлекләре вәкаләтле органнарына депутатлар сайлауда зур активлык күрсәткәнегез өчен барчагызга да ихластан рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Безнең хезмәт сөючән Азнакай халкы алдынгы, гадел карашлы, актив булуы белән аерылып тора. Сайлауларда без моңа янә инандык.
Азнакай шәһәр һәм авыл җирлекләре Советларына сайлау кампаниясе барлык участокларда да бернинди закон бозуларсыз һәм бик оешкан төстә үтте. Иң беренче чиратта, әлбәттә, Рөстәм Нургали улы Миңнехановка зур ышаныч күрсәтүегез, аны яклап тавыш бирүегез өчен барыгызга да рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Азнакайлыларның аңа булган олы ышанычын, аны тирән хөрмәтләүне дәлилләдегез. Бу сайлауларда без Азнакай тарихында моңарчы булмаган күрсәткечләргә ирештек.
Республикада да ул иң югары күрсәткечләрнең берсе. Татарстан бүгенге көндә алга киткән, зур үсеш алган, лидер төбәкләрнең берсе. Азнакаебызның көннән-көн үсә, матурая баруы да Президент тоткан курсның күркәм нәтиҗәсе ул. Сезгә шулай ук шәхсән үземә, депутатлыкка сайланган башка кандидатларга зур ышаныч күрсәтүегез өчен дә рәхмәтемне белдерәм.
Сез биргән югары бәя безгә җиңнәрне тагын да ныграк сызганып, тагын да нәтиҗәлерәк эшләү теләге уята. Һәм без бу ышанычны күркәм эшләребез, яңадан-яңа уңышлар белән акларга бурычлыбыз, ә сайлаучыларыбызның өметен конкрет эшләребез белән ныгытырга тиешбез. Татарстан Президенты, Республикабыз хөкүмәте, "Татнефть" ААҖ белән берлектә Азнакай муниципаль районының даими икътисади-социаль үсешен алга таба да тәэмин итүдә барлык көчебезне куярбыз.
Сайлаулардан соң тормыш туктап калмый. Безгә киләчәктә дә бу шәһәрдә яшисе, эшлисе, иҗат итәсе, яңартасы, торгызасы. Без бергәләп күп нәрсәләр эшли алабыз. Бу барыбыздан - сайлаучылар һәм депутатлар корпусының уртак эшеннән, һәрбер азнакайлының гражданлык позициясеннән тора. Кичектергесез уртак эшләрне гамәлгә ашыруда Азнакай шәһәренең күпмилләтле зур гаиләсенең яхшы, имин тормышын тәэмин итүдә бердәм булыйк!
Һәрбарчагызга сәламәтлек, бәхет, уңышлар, һәрбер йортка иминлек телим!
Хөрмәт белән Азнакай муниципаль район башлыгы
Марсель Шәйдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин азнакайлыларга сайлауда актив катнашкан өчен рәхмәт белдерде