Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас күңелдән тәбрикләүләрне кабул итегез. Сез халыкның тынычлыгын һәм иминлеген, җәмәгать куркынычсызлыгын саклау буенча үзегезгә йөкләнгән бурычларны намус белән үтисез. Кайбер төр җинаятьләрнең кимүенә ирешәсез. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны, социаль мошенниклыкны кисәтү буенча җәелдергән эшчәнлегегез тиешле нәтиҗәләр бирә. Тормышыгызны...

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас күңелдән тәбрикләүләрне кабул итегез. Сез халыкның тынычлыгын һәм иминлеген, җәмәгать куркынычсызлыгын саклау буенча үзегезгә йөкләнгән бурычларны намус белән үтисез. Кайбер төр җинаятьләрнең кимүенә ирешәсез. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны, социаль мошенниклыкны кисәтү буенча җәелдергән эшчәнлегегез тиешле нәтиҗәләр бирә. Тормышыгызны көн саен куркыныч астына куеп, сез кануннарны бозучылар белән көрәштә үзегезнең һөнәри һәм гражданлык бурычларыгызны намус белән башкарасыз. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан барлык райондашлар исеменнән тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, рух ныклыгы, гаиләләрегезгә иминлек телим.
Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакай полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады