Марсель Шәйдуллин Азнакай полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас күңелдән тәбрикләүләрне кабул итегез. Сез халыкның тынычлыгын һәм иминлеген, җәмәгать куркынычсызлыгын саклау буенча үзегезгә йөкләнгән бурычларны намус белән үтисез. Кайбер төр җинаятьләрнең кимүенә ирешәсез. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны, социаль мошенниклыкны кисәтү буенча җәелдергән эшчәнлегегез тиешле нәтиҗәләр бирә. Тормышыгызны...