Мәлбагыш авылында “Безнең ишегалды” программасы нигезендә төзекләндерү эшләре башкарылды.
Шул уңайдан биредә авыл халкы катнашында зур бәйрәм чарасы да оештырылды.
Мәлбагышлыларның шатлыгын уртаклашып, район башлыгы урынбасары Роза Галеева да үзенең изге теләкләрен җиткерде.
Бәйрәмдә бүләкләү-тәбрикләүләр дә күп булды.
– Безнең Мәлбагыш авылында күпфатирлы ике йорт бар. Программа буенча аларның ишек алларына асфальт түшәлде, балалар мәйданчыгы куелды, яктылык мәсьәләсе дә хәл ителде, – ди авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтшин.
Нет комментариев