Әлмәт кибетендә "сәер" ялган акча табылган
Яхшылап укысаң, "Тысяча дублей" дип язылган (Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Әлмәт шәһәре кибетләренең берсендә кергән керемен санаган вакытта, сатучы ялган 1 мең сумлыкка тап була. Акча карап торышка чын акчадан берни белән дә аерылмый диярлек. Хәтта өзек-өзек ялтыравыклы сызыкларына кадәр бар. Яхшылабрак карасаң, аның ялган икәнлеген чамаларга була: "Тысяча рублей"...
Яхшылап укысаң, "Тысяча дублей" дип язылган
(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Әлмәт шәһәре кибетләренең берсендә кергән керемен санаган вакытта, сатучы ялган 1 мең сумлыкка тап була.
Акча карап торышка чын акчадан берни белән дә аерылмый диярлек. Хәтта өзек-өзек ялтыравыклы сызыкларына кадәр бар. Яхшылабрак карасаң, аның ялган икәнлеген чамаларга була: "Тысяча рублей" дигән сүзләр анда "Тысяча дублей" дип язылган. Сатучы хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итеп тормаган, чөнки аның кайчан һәм кемнән кергәнлеген белми, дип хәбәр итә Әлмәтнең җирле басмасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев