Әлмәт кибетендә "сәер" ялган акча табылган
Яхшылап укысаң, "Тысяча дублей" дип язылган
(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Әлмәт шәһәре кибетләренең берсендә кергән керемен санаган вакытта, сатучы ялган 1 мең сумлыкка тап була.
Акча карап торышка чын акчадан берни белән дә аерылмый диярлек. Хәтта өзек-өзек ялтыравыклы сызыкларына кадәр бар. Яхшылабрак карасаң, аның ялган икәнлеген чамаларга була: "Тысяча рублей"...