Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өлкәннәрне ни борчый?

Шушы көннәрдә район ветераннар советының барлык башлангыч оешмалар рәисләре катнашында җыелыш узды. Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты һәм чыгыш ясады. Ветераннарның сорауларына шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев җаваплар бирде. Өлкәннәрнең гозерләре дә, мөрәҗәгать-тәкъдимнәре дә күп булды. Аерым...

Шушы көннәрдә район ветераннар советының барлык башлангыч оешмалар рәисләре катнашында җыелыш узды.
Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты һәм чыгыш ясады. Ветераннарның сорауларына шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев җаваплар бирде. Өлкәннәрнең гозерләре дә, мөрәҗәгать-тәкъдимнәре дә күп булды. Аерым алганда, аларны торак-коммуналь хезмәтләрнең гел артып торуы, сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәсьәләләр, мәктәпләрдә туклану сыйфаты, кайбер тиешле урыннарда автобус тукталышлары булмау, торак-милек хуҗалыкларының "сүлпәнлеге" һ.б. борчый. Кече авылларда юлларны кардан чистарту кирәклеге дә күтәрелде. Өлкәннәребез актив тормыш белән яши, алар арасында башкаларның мәнфәгатен кайгыртып, проблемаларын хәл итеп йөрүчеләр байтак.
Бер генә сорау да җавапсыз, игътибарсыз калмады. Марсель Зөфәр улы үзенең һәрчак олылар сүзенә, киңәшенә таянып эш итүен әйтте. «Без сезне тыңлыйбыз да, ишетәбез дә, сезнең фикерне белеп тору безнең өчен бик мөһим. Һәрчак актив позициядә булыгыз», - диде ул.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев