Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлфия Байкина – “Ел хатын-кызы” җиңүчесе

Узган атнада Азнакайдан 18 кешелек делегация Казанга С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узган Халыкара хатын-кызлар көненә һәм “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” конкурсын йомгаклауга багышланган тантаналы чарага барды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Зал гүзәл ханым-туташлар, чәчәк бәйләмнәренә тулды – алар җиңүчеләргә генә түгел, һәр хатын-кызга бүләк ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмне ихлас котлаулардан башлады.

–Барчагызга да исәнлек-саулык, тыныч, мул, тигез тормыш телим. Гел шулай чибәр, сөйкемле булыгыз! Әни буларак та сезне балаларыгыз, оныкларыгыз яратсыннар, аларның игелеген генә күрегез. Сез төрле тармакларда хезмәт куеп республикабыз үсешенә зур өлеш кертәсез. Демографияне тагын да яхшыртуда да гаиләләргә һәртөрле хөкүмәт ярдәме күрсәтергә, балалар тәрбияләүдә сезгә булдыра алганча ярдәм итәргә тырышабыз. Сез янәшәдә булганда эшләребез дә уң бара, сезнең белән чиксез горурланабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бәйрәмдә сугыш ветераннары – республикабызның өлкән буын хатын-кызлары һәм фронтовиклар хөрмәтләнде, аларга Бөек Җиңүнең 75 еллыгы медальләре тапшырылды, “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.

Бәйгенең “Язмышым – һөнәрем” номинациясендә “Азнакайнефть” идарәсенең нефть һәм газ табу операторы Әлфия Байкина җиңү яулады. Аңа санаторийга ике кешелек юлламаны Минтимер Шәймиев тапшырды.

Гүзәл затларны Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан килгән танылган эстрада йолдызлары затлы чыгышлары белән әсир итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев