Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

Күренекле якташыбыз, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Дамир Асыловны югалту ачысы һаман кимеми. Ул үзенең публицистик язмалары белән районыбыз кешеләрен республика күләмендә танытты, матбугатта үз эзен калдырды. 11 апрельдә 10.00 сәгатьтә район үзәк китапханәсендә аны искә алу кичәсе үткәрелә. Анда күренекле язучы-шагыйрьләр, иҗатташ дуслары катнашачак. *** Инде хәбәр итүебезчә,...

Күренекле якташыбыз, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Дамир Асыловны югалту ачысы һаман кимеми. Ул үзенең публицистик язмалары белән районыбыз кешеләрен республика күләмендә танытты, матбугатта үз эзен калдырды. 11 апрельдә 10.00 сәгатьтә район үзәк китапханәсендә аны искә алу кичәсе үткәрелә. Анда күренекле язучы-шагыйрьләр, иҗатташ дуслары катнашачак.

***

Инде хәбәр итүебезчә, районыбызда сәнгать-иҗат әһелләренә күренекле язучы Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премияне бирү яңартылды. Быел аңа әдәбият номинациясе буенча - Фазлыева Нәсимә Рәсим кызы, Сәетшина Галия Заһир кызы; журналистикада Нурлыева Лиза Рөстәм кызы; сәнгать өлкәсендә Гыйләҗева Резеда Илдус кызы, "Җанашым" иҗат коллективы; иҗтимагый һәм агарту эшчәнлеге номинациясе буенча Азнакай 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе лаек булды.

***

Районыбызда пенсионерлар да спорттан читтә калмый. Алар катнашында төрле чаралар уздырыла. 12 апрель көнне 10.00 сәгатьтә "Дельфин" сәламәтләндерү комплексында пенсионерларның III республика Спартакиадасында катнашу өчен сайлап алу ярышлары уздырыла. Анда 55 һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар; 60 һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар катнаша ала. Ярышлар 5 спорт төре буенча үткәрелә: җиңел атлетика, дартс, өстәл теннисы, гомуми физик әзерлек, йөзү.

***

Апрель башында Ленин урамы, 32 нче йортта урнашкан кибеттә янгын чыга. Янгын сигнализациясенең үзвакытында хәбәр бирүе нәтиҗәсендә утны башлангыч чорында ук, уңышлы сүндерергә мөмкин була. "Әгәр дә автомат янгын сигнализациясе булмаса, бу янгынның нинди зур афәткә китерәчәген күзаллау да авыр", - ди күзәтчелек бүлеге инспекторлары. "Саран икеләтә түли" дип юкка гына әйтмәгән шул борынгы бабаларыбыз. Ә монда сүз матди байлык кына түгел, бәлки кеше гомерләре турында бара.

***

Район үзәк сырхауханәсенә күкрәгендә кисү-чәнчү җәрәхәтләре белән, салмыш хәлдәге 1994 елгы егет китерелә. Сораштырудан соң Гагарин-Тукай урам чатында берничә таныш булмаган егетнең аңа тән җәрәхәтләре ясаулары һәм кара яшел төстәге ВАЗ 2112 яки ВАЗ 2110 маркалы автомобильгә утырып китүләре мәгълүм була. Оператив-тикшерү чаралар вакытында җинаять кылучының 1987 елгы Октябрьский кешесе булуы ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача