Азнакаево
  • Рус Тат
  • 10 апрель 2013 яңалыклары

    • 10 апрель 2013 - 09:30
      5 апрельдә ЗАГС бүлегендә быел районыбызда дөньяга килгән 13 сабыйны бүләкләү тантанасы булды
      5 апрельдә ЗАГС бүлегендә быел районыбызда дөньяга килгән 13 сабыйны бүләкләү тантанасы булды. -Табигатьнең уянган, яз хакимлек иткән гүзәл чорында без менә шушы матур традициягә башлангыч салдык, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - 2014 елда - ундүрт, 2015 елда унбиш һәм шул рәвештә еллар санынча балаларны бүләкләүне дәвам...
      366
      0
      0
    • 10 апрель 2013 - 09:20
      Бүген районыбызга Казаннан ТР Язучылар берлеге килде
      Бүген районыбызга Казаннан ТР Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан җитәкчелегендә бер төркем язучылар килде. Кичен, 18.00 сәгатьтә, шәһәребез Мәдәният йортында алар катнашында әдәби-музыкаль кичә үткәрелә. 11 апрельдә исә язучылар Кәкре-Елга, Урсай, Тымытык, Чалпы авылларында мәктәп укучылары һәм халык белән очрашачак. Аннан соң 17.00 сәгатьтә Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә Азнакай китабын...
      399
      0
      0
    • 10 апрель 2013 - 09:00
      Язгы чистарыну башлана
      Татарстанда, шул исәптән безнең районда, 15 апрельдән 15 июньгә кадәр язгы санитар-экологик чистарту буенча ике айлык игълан ителде. Бу уңайдан Азнакайда да бик күп чаралар уздыру планлаштырылган. "Шәһәрдә язгы өмәләрне узган атнада башлап җибәрдек. Бу атнада предприятие-оешма, учреждение вәкилләре үзләренә билгеләнгән территорияләрне чүп-чардан арындыру буенча эш башлады. Моның өчен МППБиО...
      356
      0
      0
    • 10 апрель 2013 - 08:00
      Әти булу соң түгел
      Агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсе традицион рәвештә муниципаль районның оператив хәлен бәян итүдән башланып китте. Узган атнада 9 җинаять кылынган, шуларның 3-е ачылган. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова җиткерүенчә, узган елда Азнакай шәһәре һәм районында 832 бала дөньяга килгән: 440 малай, 392 кыз, шулар арасында 9 игезәк. Иң яшь әнигә 19,...
      395
      0
      0
    • 10 апрель 2013 - 07:20
      Укучыларга бонус карталары тапшырылды
      Азнакай 3 нче урта мәктәбендә "SаMоSтоятельные дети" проектында катнашучыларга бонус карталары тапшырылды. Әлеге проект районыбызда Азнакай һәм Актүбә Балалар иҗат үзәкләрендә 2009 елда эшли башлады. Аларга соңрак Азнакайның 2 нче һәм 9 нчы мәктәпләре, быел 3 нче һәм 4 нче мәктәп укучылары да кушылды. Проектта катнашучылар мәдәни-агарту чараларында актив катнашалар...
      360
      0
      0
    • 10 апрель 2013 - 06:10
      Иң зирәкләр – 7 нче мәктәптә
      "Барысын да белергә телим" балалар иҗат проектларының беренче Төбәкара конкурсында Азнакай 7 нче урта мәктәп укучылары төркеме дипломант булды. Вилдан Шартдинов, Раил Мөбарәкшин, Динар Таҗиев (җитәкчеләре - В.Кашапова, Г.Хафизова, Р.Рәхмәтуллина) ТРда Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы уңаеннан "Чатыр-тау табигый һәйкәле" дигән тикшеренү проектын яклады һәм 59 эш арасыннан...
      398
      0
      0
    • 10 апрель 2013 - 06:00
      Азнакай - талантлар ягы
      Яр Чаллыда узган «Без барысын да булдырабыз!» республика музыка һәм сәнгать конкурсының сайлап алу турында Азнакайдан Азалия Кәримова, Әминә Митюшкина, «Сандугач» кашыкчылар ансамбле, «Наз» ансамбле призлы урыннар яулады, ә Динарис Бәширов вокал-соло номинациясендә Гран-прига лаек булды.
      342
      0
      0
    • 10 апрель 2013 - 05:30
      Кыскача
      Күренекле якташыбыз, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Дамир Асыловны югалту ачысы һаман кимеми. Ул үзенең публицистик язмалары белән районыбыз кешеләрен республика күләмендә танытты, матбугатта үз эзен калдырды. 11 апрельдә 10.00 сәгатьтә район үзәк китапханәсендә аны искә алу кичәсе үткәрелә. Анда күренекле язучы-шагыйрьләр, иҗатташ дуслары катнашачак. *** Инде хәбәр итүебезчә,...
      337
      0
      0
    Реклама