Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыска, әмма бик мәгънәле дога

Көн саен Аллаһының рәхмәте белән уянып торабыз, киенеп, ашап, эшкә ашыгабыз. Кояш батканчы эшләп, булган яшәешебезне тагы да күркәмрәк булсын дип тырышабыз. Ләкин кайберәүләр моның белән риза түгел. Алар, бу дөньяны калдырып, «ахирәт өчен генә яшәргә кирәк», дип таләп итәләр. Әмма ул фикерне дөрес дип раслап булмый. Ничек кенә без...

Көн саен Аллаһының рәхмәте белән уянып торабыз, киенеп, ашап, эшкә ашыгабыз. Кояш батканчы эшләп, булган яшәешебезне тагы да күркәмрәк булсын дип тырышабыз.

Ләкин кайберәүләр моның белән риза түгел. Алар, бу дөньяны калдырып, «ахирәт өчен генә яшәргә кирәк», дип таләп итәләр.

Әмма ул фикерне дөрес дип раслап булмый. Ничек кенә без дөньядан качарга теләмик, без аннан кача алмыйбыз.

Күктән акча яумый, өйләр гөмбә кебек җир астыннан үсми - барысы өчен дә тырышлык кирәк. Һичшиксез, тормыш юлы җиңел сәфәрләрдән түгел, монда сикәлтәсе дә була.

Яшәгән йортың киң, ризыгың мул булуны теләсәң, шушы доганы кылыгыз:

«Аллаһүммә-гъфирлий зәнбий үә үәссиг лий фий дәәрий үә бәәриклий фий ризкый».

Тәрҗемәсе: «Йа Аллаһым, кичер мине, киң вә шатлыклы кыл яшәгән йортымны һәм миңа насыйп булган тормышымны бәрәкәтле ит!»


Кыска булса да, бик мәгънәле дога.

Чыганагы dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыска, әмма бик мәгънәле дога