Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күпфатирлы йортларда советлар төзелә

Бүгенге көндә "ТР торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгатьчелек контроле Региональ үзәге" коммерцияле булмаган оешма гражданнарны торак-коммуналь хуҗалыгы проблемаларын чишүдә ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкара. Гомуми һәм юридик темалар буенча кайнар линия, консультатив хезмәтләр төп юнәлешләр булып торалар. Татарстан Республикасында идарәчел компанияләр эшчәнлеге буенча халыкның күпсанлы сораулары уңаеннан күпкатлы йортларда советлар...

Бүгенге көндә "ТР торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгатьчелек контроле Региональ үзәге" коммерцияле булмаган оешма гражданнарны торак-коммуналь хуҗалыгы проблемаларын чишүдә ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкара. Гомуми һәм юридик темалар буенча кайнар линия, консультатив хезмәтләр төп юнәлешләр булып торалар.
Татарстан Республикасында идарәчел компанияләр эшчәнлеге буенча халыкның күпсанлы сораулары уңаеннан күпкатлы йортларда советлар оеша. Алар оешма җитәкчеләре белән турыдан-туры элемтәгә кереп, мәсьәләләрне хәл итәләр. Күпфатирлы йортлардагы активистларның белемен күтәрү максатында Үзәк белгечләре укулар оештырырга да әзер. Бу максатта акча бүленгән.
Укулар 12 сәгатькә сузылган семинар рәвешендә узачак. Ул торак кодексы нигезләре, электр белән тәэмин итү, юридик практика, күпкатлы йорт советларының идарәчел оешмалар белән уртак эшчәнлеге һәм башкаларны үз эченә ала. Семинардан соң анда катнашучыларга уку турында сертификат һәм методик пособиеләр бирелә. Укулар түләүсез. Үзәк 2015 елда коммуналь хуҗалык һәм төзелеш Колледжы базасында 1000 кешене укытырга әзер.
Колледж адресы: Зур Шоссе урамы, 14 (3кат). Бу җылылык-энергетика ресурсларын исәпләү приборлары белән махсус җиһазландырылган кабинет. +7(843)236-29-97 телефоны аша язылырга мөмкин. Адрес: Казан шәһәре, Лобачевский ур, 10 в
Сайт: obcontrolrt.ru
E- mail: obcontrolrt.ru @ mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күпфатирлы йортларда советлар төзелә