Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда балалар өчен лазер мәктәбе ачыла

Мәктәп "Идея" яшьләр инновацион иҗаты үзәге базасында булачак Кичә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы коллегияләренең уртак утырышында "Татарстанда Яшьләр инновацион иҗаты челтәрләрен булдыру" проекты җитәкчесе Николай Насонов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм РФның элеккеге финанслар министры Алексей Кудринга Казан лазер мәктәбен гамәлгә кую концепциясен тәкъдим итте....

Мәктәп "Идея" яшьләр инновацион иҗаты үзәге базасында булачак


Кичә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы коллегияләренең уртак утырышында "Татарстанда Яшьләр инновацион иҗаты челтәрләрен булдыру" проекты җитәкчесе Николай Насонов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм РФның элеккеге финанслар министры Алексей Кудринга Казан лазер мәктәбен гамәлгә кую концепциясен тәкъдим итте.

Мәктәп "Идея" яшьләр инновацион иҗаты үзәге базасында булачак. Уңышлы укыганнар сертификат ала, ул киләчәктә аларга эшкә урнашырга һәм «Мерседес», «Шнайдер Электрик», «Казан вертолет заводы» ААҖ, «Элекон» ААҖ кебек заводларда лазер җиһазларында эшләү мөмкинлеге бирәчәк.

"Идея" яшьләр инновацион иҗат үзәгендә 2015 ел - Лазерлар елы дип игълан ителгән. Моның белән бәйле рәвештә, Теләктәшлек фонды һәм ТР Лазер үзәге вузлар студентлары балалар өчен Казан лазер мәктәбе ача. Проектның максаты - баланы ут турындагы күзаллавын үстерү, мәктәпнең иң катлаулы курсларының берсе физикага әзерләү, шулай ук бу күренешләрне заманча лазер корылмаларын куллануны өйрәнү һәм тәҗрибә үткәрү буенча 100 дән артык дәрес үткәрү.

Быел мәктәп алдында зур бурыч куелган - ел дәвамында һәр укучы лазер белән кисү һәм гравировкалау системаларының берсе белән танышырга тиеш. Кече төркемнәр өчен кояш системасы, куб җәелмәсе ясау буенча мастер-класслар каралган. Дәрес нәтиҗәләре буенча һәр бала өенә лазер белән язылган предмет (ручка, кайчы һ.б.) яки үзе ясаган линейка белән кайтырга тиеш, дип сөйләде "Идея технопаркы матбугат секретаре Алсу Миронова.

Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанда балалар өчен лазер мәктәбе ачыла