Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Картлыклары - шатлыкта

Безнең халыкмы?! Безнең халык ул... Эшкә тотынса, кулында ут уйнаткан, ял иткәндә тальян сузса, гармун телләреннән моң түгелгән, биегәндә үкчәләреннән очкын чыгарган... Шәһәрдә уздырылган «Әбиләр чуагы» бәйрәменә килгән әби-бабай моны тагын бер кабат раслады. Узган җомгада шәһәрнең Р.Ишкәев исемендәге ял паркы уен-көлке, җыр-моңнан шау-гөр килеп торды. Чара «Әбиләр чуагы» дип...

Безнең халыкмы?! Безнең халык ул... Эшкә тотынса, кулында ут уйнаткан, ял иткәндә тальян сузса, гармун телләреннән моң түгелгән, биегәндә үкчәләреннән очкын чыгарган... Шәһәрдә уздырылган «Әбиләр чуагы» бәйрәменә килгән әби-бабай моны тагын бер кабат раслады.
Узган җомгада шәһәрнең Р.Ишкәев исемендәге ял паркы уен-көлке, җыр-моңнан шау-гөр килеп торды. Чара «Әбиләр чуагы» дип аталса да, олысы-кечесен берләштергән олы бәйрәмгә әверелде. Республиканың бер генә район, шәһәрендә дә мондый бәйрәмнең уздырылганы юк әлегә.
Чарага авыллардан да өлкәннәр чакырулы иде. Шунысы да бар, безнең өлкән буын кайда гына барса да буш кул белән йөрми, бу көнне дә әбиләр күчтәнәчне мулдан алып килгән, бәлешнең дә нинди генә төрдәгесе булмады: итнеке, кабакныкы, баланныкы... Рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә һәркем чәй эчте, сыйланды.
Бәйрәмне район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин барлык ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткереп ачты.
-Бүгенге кичәбездә катнашучы ветераннар өлкән кешеләргә туры килгән авырлыкларга, тормыш каршылыкларына карамастан, күңел көрлеген, зиһен үткенлеген саклап калганнар. Безнең әби-бабайлар бу сүзләрнең хаклыгын үз тормышлары, эшләре белән раслаган. Сез әйтеп бетереп булмаслык хөрмәт-ихтирамга лаек. Тыныч картлыкта гомер кичерегез! - диде ул. Соңыннан Марсель Зөфәр улы һәм район-шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов район-шәһәр тормышында якты эз калдырган, лаеклы хезмәт куйган хөрмәтле ветераннарыбызга күкрәк билгеләре, Рәхмәт хатлары, Азнакай санаториена юлламалар тапшырды. Иңгә-иң куеп, тормыш йөген 50 ел бергә тарткан гаилә парлары да игътибарсыз калмады.
-Олы итеп хөрмәтләгәннәре, шушындый күңелле бәйрәм оештырганнары өчен барысына да рәхмәт, - дип шатлыклары белән уртаклашты Мөнҗия апа Закирова.
Бу бәйрәм - күптән күрешмәгән танышларның очрашуы, яшь-җилкенчәк чакларны искә төшерү өчен менә дигән мөмкинлек иде. Инде онытылып барган өчле, сигезле, чүпләмле кебек халкыбызның милли уеннары, дәртле биюләре бүген өлкәннәрне янып торган яшьлекләренә алып кайтты, хатирәләрне яңартты. Олы гәлүшләр киеп тә ярыштылар, кашыкка йомырка салып та йөгерделәр... Тормыш сынауларына бирешми яшәргә өйрәнгән әби-бабайларыбыз менә шулай ял итте, күңел ачты бу көнне.
Т. САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Картлыклары шатлыкта