Картлыклары - шатлыкта
Безнең халыкмы?! Безнең халык ул... Эшкә тотынса, кулында ут уйнаткан, ял иткәндә тальян сузса, гармун телләреннән моң түгелгән, биегәндә үкчәләреннән очкын чыгарган... Шәһәрдә уздырылган «Әбиләр чуагы» бәйрәменә килгән әби-бабай моны тагын бер кабат раслады.
Узган җомгада шәһәрнең Р.Ишкәев исемендәге ял паркы уен-көлке, җыр-моңнан шау-гөр килеп торды. Чара «Әбиләр чуагы» дип...