Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исерек килеш руль артына утырганнарны 1 июльдән төрмә көтә

1 июльдән исерек килеш машина йөртүчеләрне төрмәгә утырталар икән дип ишеттем. Шулар турында аңлатыбрак язмассызмы икән? Гадел Мияссәров. Әлеге хатка җавап сорап ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Сирин Раймановка мөрәҗәгать иттек һәм түбәндәге җавапны алдык: - Хәзер салмыш килеш рульгә утырыр алдыннан машина йөртүчеләр мең кат уйлар, мөгаен. Чөнки 1 июльдән башлап...

1 июльдән исерек килеш машина йөртүчеләрне төрмәгә утырталар икән дип ишеттем. Шулар турында аңлатыбрак язмассызмы икән?
Гадел Мияссәров.
Әлеге хатка җавап сорап ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Сирин Раймановка мөрәҗәгать иттек һәм түбәндәге җавапны алдык:
- Хәзер салмыш килеш рульгә утырыр алдыннан машина йөртүчеләр мең кат уйлар, мөгаен. Чөнки 1 июльдән башлап исерек машина йөртүчеләр белән бәйле яңа закон гамәлгә керде. Яңа кагыйдәләр нигезендә әгәр ЮХИДИ идарәсе вәкилләре машина йөртүчене исерек хәлдә икенче тапкыр рәттән тоткарласа, (беренче вакыйгадан соң бер ел узмаган очракта), исерек эчемлек кулланганмы-юкмы икәнлеген ачыклый торган тикшерүдән баш тартса, әлеге затны җинаять җаваплылыгы көтә. Мондый очракларда машина йөртүчегә 200-300 мең сум күләмендә штраф салына, штраф җаваплылыкка тартылучының 1-2 еллык табышы күләмендә билгеләнергә мөмкин. Шулай ук аңа 480 сәгать мәҗбүри хезмәт, 2 ел мәҗбүри эшкә тартылырга, 2 елга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы бирелергә мөмкин.
Җинаять җаваплылыгына тартылган затка өч ел дәвамында машина йөртү тыела. Авариядә исерек хәлдә машина йөртүче гаебе белән бер кеше үлсә аңа карата 2-7 ел, ә инде ике һәм аннан да күбрәк кеше үлсә, 4 елдан алып 9 елга кадәр иректән мәхрүм ителү җәзасы бирелергә мөмкин, аларга кайбер мөһим вазифалар биләү һәм билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү дә тыелачак.
Үзгәрешләр чыннан да бик җитди һәм катгый. Әмма, исерек килеш руль артына утырганчы, үзеңнең генә түгел, бик күпләрнең язмышын куркыныч астына куюыңны да онытмаска кирәк. ЮХИДИ идарәсе сак булырга, юл-транспорт кагыйдәләрен сакларга, исерек килеш руль артына утырмаска чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Исерек килеш руль артына утырганнарны 1 июльдән төрмә көтә