Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җирле шагыйрәләр музейда кунакта еш була

Төбәкне өйрәнү музеенда әдәби чаралар еш үтә. Апрель ае аеруча бай булды. Әле күптән түгел җирле шагыйрьләребез Галия Сәетшина, Ильмира Сәлахова укучылар белән очрашты, үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Танылган язучы Мәхмүт ана Хәсәновның тормыш иптәше Мәрьям ханым да кичәнең кадерле кунагы булды. Ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты, музейга язучының...

Төбәкне өйрәнү музеенда әдәби чаралар еш үтә. Апрель ае аеруча бай булды. Әле күптән түгел җирле шагыйрьләребез Галия Сәетшина, Ильмира Сәлахова укучылар белән очрашты, үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Танылган язучы Мәхмүт ана Хәсәновның тормыш иптәше Мәрьям ханым да кичәнең кадерле кунагы булды. Ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты, музейга язучының шәхси әйберләрен бүләк итте. Бер генә чарадан да читтә калмаучы Разия Сәлифованың шигырьләрен дә тамашачылар яратып тыңлады.

"Хәтирә" ветераннар ансамбле җырлары кичәгә аерым бер ямь бирде.

Азнакай 5 нче мкәтәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлчирә Шиһапова, Светлана Шахмиева мондый кичәләрнең балалар өчен әһәмиятен ассызыклап, оештыручыларга рәхмәт белдерделәр, Мәрьям ханымга чәчәкләр бүләк иттеләр.

Гөлфия Мостафина,

музейның фәнни хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җирле шагыйрәләр музейда кунакта еш була