Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Интернет аша машина алам дип, акчасыз калган

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 39 яшьлек бер хатын-кыз Интернет челтәрендә очсыз бәягә генә "ВАЗ-2012" машинасы сатуларын күрә. Анда күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтырата. Телефонны, имеш Ульяновск шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз ала һәм алдан 4 мең 500 сум акча күчерүен сорый. 39 яшьлек хатын-кыз ризалаша һәм, шунда ук, теге хатынның банкомат...

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 39 яшьлек бер хатын-кыз Интернет челтәрендә очсыз бәягә генә "ВАЗ-2012" машинасы сатуларын күрә. Анда күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтырата.
Телефонны, имеш Ульяновск шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз ала һәм алдан 4 мең 500 сум акча күчерүен сорый. 39 яшьлек хатын-кыз ризалаша һәм, шунда ук, теге хатынның банкомат карточкасы счетына акча күчерә. Теге номерга шалтыратса, имеш машина сатучы хатын хастаханәгә эләккән, дәвалану курслары үтә, машинаны Яшел Үзән шәһәренә хастаханәдән чыккач илтүен әйтә.
Күпмедер вакыттан соң, хастаханәдә ятучы хатын-кызның "малае" шалтырата һәм Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кызга акча күчергән өчен рәхмәт әйтеп, тагын, эшләрне тәмамлар өчен 18 мең сум акча күчерүне сорый. Машинаны алып килгәч 15 меңгә очсызрак сатуын әйтә.
Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кыз ризалашмый. Һәм акчаны кире кайтарсыннар өчен үзенең банк картасының номерын әйтә. Соңыннан барысын да аңлап алып полиөия хезмәткәрләренә хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы кисәтә, чит кешегә беркайчан да шәхси банк картасы номерын бирмәскә. Шулай ук, мондый төр алдаулардан сакланырга, ышанмаска.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Интернет аша машина алам дип, акчасыз калган