Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җинаятьчегә – 8 ел төрмә

Азнакай шәһәр прокуратурасы Әлмәт шәһәрендә яшәүче 22 яшьлек Н.га карата дәүләт гаепләвен хуплады. Суд материалларыннан күренгәнчә, узган елның 26 октябрендә Н., дуслары компаниясендә исерткеч эчемлекләр эчкәннән соң, шуларның берсе белән Азнакай районы Әлкәй авылында яшәүче әти-әниләре йортына кайтып китә. Өйдә шешәдәшләр арасында ызгыш чыга. Н., аңлы рәвештә, танышын тукмый башлый....

Азнакай шәһәр прокуратурасы Әлмәт шәһәрендә яшәүче 22 яшьлек Н.га карата дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд материалларыннан күренгәнчә, узган елның 26 октябрендә Н., дуслары компаниясендә исерткеч эчемлекләр эчкәннән соң, шуларның берсе белән Азнакай районы Әлкәй авылында яшәүче әти-әниләре йортына кайтып китә. Өйдә шешәдәшләр арасында ызгыш чыга. Н., аңлы рәвештә, танышын тукмый башлый. Аягы, куллары белән танышы гәүдәсенең төрле урыннарына 10 тапкыр тибә, суга, шуның белән авыр тән җәрәхәтләре ясый. Нәтиҗәдә, каза күрүченең гомере өзелә.

Тикшерү барышында Н. үзен гаепсез санаса да, суд эскәмиясенә утыргач, китерелгән саллы дәлилләр нәтиҗәсендә, үзенең гаебен тулысынча таныды, үкенүен белдерде. Вакыйгаларның торышын исәпкә алып, суд аны 8 елга ирегеннән мәхрүм итте. Җәза вакытын ул каты режимлы төзәтү колониясендә узачак.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җинаятьчегә – 8 ел төрмә