Җинаятьчегә – 8 ел төрмә
Азнакай шәһәр прокуратурасы Әлмәт шәһәрендә яшәүче 22 яшьлек Н.га карата дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд материалларыннан күренгәнчә, узган елның 26 октябрендә Н., дуслары компаниясендә исерткеч эчемлекләр эчкәннән соң, шуларның берсе белән Азнакай районы Әлкәй авылында яшәүче әти-әниләре йортына кайтып китә. Өйдә шешәдәшләр арасында ызгыш чыга. Н., аңлы рәвештә, танышын тукмый башлый....