Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җил йөрсә дә нигезләрдә, югалмаган авыл эзсез

Нигез ташларына сарылып үскән әремнәрне айкап җил исә. Балачактан үтә таныш үлән исе борыннарны кытыклап керә дә, күздән яшь тамчылары булып тәгәрәп төшә. Сагыш-сагыну тулы күз яшьләре белән юылгангамы, югалган авыллар урынында үскән әремнәр бигрәкләр дә ачы була. Шөкер, районыбызда аларны барлау, зиратларын әйләндереп алу, чистарту, һәйкәлләрне торгызу кебек изге...

Нигез ташларына сарылып үскән әремнәрне айкап җил исә. Балачактан үтә таныш үлән исе борыннарны кытыклап керә дә, күздән яшь тамчылары булып тәгәрәп төшә. Сагыш-сагыну тулы күз яшьләре белән юылгангамы, югалган авыллар урынында үскән әремнәр бигрәкләр дә ачы була.
Шөкер, районыбызда аларны барлау, зиратларын әйләндереп алу, чистарту, һәйкәлләрне торгызу кебек изге гамәлләр район җитәкчеләре инициативасы һәм ярдәме белән, шул ук вакытта туган якны өйрәнүчеләр, эзтабарларның тынгысыз хезмәте аша башкарылып килә.
Иң беренчеләрдән булып бу бәхеткә Яңа Ташлыярда туып-үскәннәр иреште. Әлеге авылның мондый хөрмәткә тулы хакы бар, чөнки ул республикабызда гына түгел, илкүләм танылган артистларыбыз Нәҗибә Ихсанова белән Әзһәр Шакировны биргән. Якташлар очрашуының да нәкъ менә шушы төбәктә үткәрелүенә һич шаккатасы түгел. Узган шимбәдә Буралы авылы Сабан туе мәйданы Ташлыяр, Отруб (Мантымас, тагын Кызыл Чишмә дип тә йөртелгән), Кызыл Йолдыз авыллары якташларын җыйды.
- Төбәгебездә билгеле шәхесләр, тарихка нинди дә булса эш-гамәле белән кереп калган кешеләр бихисап. Кайчандыр гөрләп торган, бүген инде югалган авылларда да булган андый билгеле затлар. Районда җиде дистәдән артык югалган авыл исәпләнә. Шуларның һәрберсенең тарихы, кешеләре белән танышуны, аларны китапка кертүне бурыч итеп куйдык, - диде әлеге чараны ачып муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Якташлар очрашуын оештыруда "Ак калфак" оешмасының Азнакай бүлеге һәм Чубар Абдул авыл җирлеге зур көч куйган.
- Күңелләре болай да юксынудан сагышланган апа-абыйларга рухи терәк булуны, төрле яклап булышуны изге эшебез дип саныйбыз. Татарның асыл затларын белгертү, тагы да яңа талантлар ачу, үткән мирасыбызны барлау өчен тырышабыз, - ди "Ак калфак" оешмасының Азнакай бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиева.
Казаннан Нәҗибә Ихсанова белән Әзһәр Шакировның да кайтуы бу чарага тагын да бер тантана, затлылык өстәде.
- Безнең авыл зур булган. Бик матур, уңышлы иде. Ул безнең йөрәк ярасы кебек, аның турында сөйли башласам, елый башлыйм. Ишле булып үстек, авыр тормышта үстек, әмма без авырлыкларга баш имәдек, тормыш безгә үзе баш иде. Бик күңелле очрашу бу. Иң бәхетле кеше дип уйлыйм үземне. Халкым мине таный, минем белән исәнләшә, шуннан да зур бәхет юк. Халкым яшәсен! - ди Нәҗибә Ихсанова.
- Үземнең районым, аның кешеләре белән чын-чынлап горурланам. Бик матур чара оештырганнар. Башка авыллар һәм районнар да үрнәк алсыннар иде, - дип кушылды аңа Әзһәр ага Шакиров та.
Мәйдан уен-җырдан гөрләп торды. Мул өстәлләр артында һәркем туган якның хуш исле чәеннән, зур казан тулы пылаудан, уңган хуҗабикәләрнең камыр ашларыннан авыз итте.
Күптән күрешмәгән авылдашларның сөйләшеп сүзе бетмәде. Әнә, Илмира Асылгәрәева (Әхмәтова) Арча районы Яңа Кенәр авылыннан коштай ашкынып кайткан.
- Быел Буралы мәктәбен тәмамлавыбызга 30 ел тулды. Сыйныфташлар белән очрашуны шушы бәйрәмгә билгеләдек. Нәҗибә апа белән Әзһәр абыйның авылдашы булуым белән чиксез горурланам, Арчада да гел бу хакта әйтеп йөрим. Шушының хәтле матур бәйрәм, бик күп халык җыелган. Район башлыгының да катнашуы җитәкчеләр тарафыннан авылларга, халыкка бик зур игътибар бирелүе хакында сөйли, - ди ул.
Бу очрашу үзара хәл-әхвәл белешү генә түгел, ә киләчәк буынга - балаларга, оныкларга туган нигезләре, авыллары, ата-бабалары турында изге хатирәләрне ядкарь итеп калдыру да. Шулчагында авылларыбыз эзсез югалмас, күңелләрдә, китапларда яшәр.
Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җил йөрсә дә нигезләрдә, югалмаган авыл эзсез