25 июль 2015 яңалыклары
-
Аучы һәм бака
Бер егет ауга чыга. Угын атканнан соң, шул укны табу өчен урман буйлап йөгерә. Ни гаҗәп, угы кадалган җирдә сөйләшә торган бер баканы күреп ала. Бу бака егеткә: - Әй, матур, чибәр егет, син мине өеңә алып кайтып, мендәр өстенә утырт һәм мине үп. Әгәр дә шулай эшләсәң, мин бер...
-
Җил йөрсә дә нигезләрдә, югалмаган авыл эзсез
Нигез ташларына сарылып үскән әремнәрне айкап җил исә. Балачактан үтә таныш үлән исе борыннарны кытыклап керә дә, күздән яшь тамчылары булып тәгәрәп төшә. Сагыш-сагыну тулы күз яшьләре белән юылгангамы, югалган авыллар урынында үскән әремнәр бигрәкләр дә ачы була. Шөкер, районыбызда аларны барлау, зиратларын әйләндереп алу, чистарту, һәйкәлләрне торгызу кебек изге...
-
Спорт һәм иҗат бәйрәме
Узган атнада табигатьнең иң гүзәл җирендә урнашкан "Лениногорскнефть" идарәсенең "Ландыш" балаларны сәламәтләндерү лагеренда "Татнефть" карамагындагы унөч лагерьның җәйге фестивале булып узды. Баштан ук шуны әйтергә кирәк, фестивальне хәзерләүгә гаять күп көч һәм матди чыгым тотылганы капкадан керүгә үк күзгә ташлана. Бик матур бизәлеш күңелне күтәрә. Тамак ялгап алыйм дисәң, сәүдә...
-
Шифалы календула
Хәзерге тәҗрибәләр күрсәтүенчә, календула уникаль шифалы биологик матдәләргә бай үсемлек санала. Аеруча чәчәктәге эфир майлары, каротиноид һәм С витаминнары кеше өчен файдалы. Гадәттә, дару чималы итеп календуланың чәчәкләре кулланыла. Ә кайвакыт бөресен һәм яфрагын да файдаланырга мөмкин. Календула төнәтмәсе төрле вак җәрәхәтләрне, бәрелгән, янган, туңган тәнне йогышсызландыручы чара буларак нәтиҗәле...