Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Икмәк – игенченең җан җылысы

Без басуга килгәндә тукайлылар арпа культураларының соңгы гектарларын суктыралар иде. Быел игеннәр тигез өлгермәде, - ди хуҗалык җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков, - Шуңа күрә игеннәрне башта теземнәргә салабыз. Шулай эшләгәндә амбарларга коры, сыйфатлы икмәк кайта. Бүгенге көндә тукайлылар урып-җыю эшләрен 70 процентка үтәгәннәр. Уңыш уртача 23 центнер чыга. Инде менә 350...

Без басуга килгәндә тукайлылар арпа культураларының соңгы гектарларын суктыралар иде.

  • Быел игеннәр тигез өлгермәде, - ди хуҗалык җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков, - Шуңа күрә игеннәрне башта теземнәргә салабыз. Шулай эшләгәндә амбарларга коры, сыйфатлы икмәк кайта.

Бүгенге көндә тукайлылар урып-җыю эшләрен 70 процентка үтәгәннәр. Уңыш уртача 23 центнер чыга. Инде менә 350 гектарда язгы бодайны җыеп аласылары калган. Монысыннан уңыш күбрәк чыгар, дип ниятлиләр. Тукайлылар алдагы елларда да районда югары иген уңышы җыеп алулары белән аерылып тордылар.

Мондый матур уңышларының нигезендә, әлбәттә, үз эшенең чын осталары булган авыл эшчәннәре һәм белгечләрнең уртак, тырыш хезмәте ята. Алдынгы комбайнчы егетләре Инсаф Мияссәров "Акрос" комбайнында, Әсгать Бикмөхәммәтов "Нью Холланд" та тугызар мең центнер ашлык суктырганнар. Азат Шәйгарданов белән Раил Рафыйков урып-җыю чорында авылга ярдәмгә кайталар. Менә быел да алар үз техникалары белән ашлыкны берөзлексез амбарларга ташып торалар. Урып-җыю чорында авылдашлар үзләрендә зур җаваплылык тоеп, бердәм булып ярдәмгә чыга. Мәктәп укучылары, ветераннар, мәгариф, идарә хезмәткәрләре... берсе дә калмый.

Халыкка пай җирләре өчен үзара килешүдә каралганча төргәкле печән, саламын ишек алдына ук китереп бушатканнар, игеннәрне җыйнап алгач, ашлыгы да биреләчәк.

Тукайлылар көзге культураларны чәчүгә аеруча зур игътибар бирәләр һәм тотрыклы уңыш алалар. Инде менә 250 гектарда көзге арышлары хәтфәдәй булып тишелеп тә чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Икмәк – игенченең җан җылысы