Икмәк – игенченең җан җылысы
Без басуга килгәндә тукайлылар арпа культураларының соңгы гектарларын суктыралар иде.
Быел игеннәр тигез өлгермәде, - ди хуҗалык җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков, - Шуңа күрә игеннәрне башта теземнәргә салабыз. Шулай эшләгәндә амбарларга коры, сыйфатлы икмәк кайта.
Бүгенге көндә тукайлылар урып-җыю эшләрен 70 процентка үтәгәннәр. Уңыш уртача 23 центнер чыга. Инде менә 350...