Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Икълимә Фәттахованы 90 яшьлек юбилее белән котлыйлар

Сарлы авылында туып үскән, бүгенге көндә дә шунда гомер итүче кадерле инәбез Фәттахова Икълимә Кадыйр кызына 90 яшь тула. Шушы олуг юбилее белән котлап, инәйгә сәламәтлек, Аллаһы Тәгалә биргән гомерен саулыкта, сызланмыйча-интекмичә, шатлыкта, муллыкта яшәвен телибез. Безнең инәй дә үзенең яшьтәшләре кебек үк ул чорның бөтен авырлыкларын, ачлыгын, ялангачлыгын авыр...

Сарлы авылында туып үскән, бүгенге көндә дә шунда гомер итүче кадерле инәбез Фәттахова Икълимә Кадыйр кызына 90 яшь тула.

Шушы олуг юбилее белән котлап, инәйгә сәламәтлек, Аллаһы Тәгалә биргән гомерен саулыкта, сызланмыйча-интекмичә, шатлыкта, муллыкта яшәвен телибез.

Безнең инәй дә үзенең яшьтәшләре кебек үк ул чорның бөтен авырлыкларын, ачлыгын, ялангачлыгын авыр хезмәтен татып үсә. Яшьтән тормыш арбасына җигелүенә карамастан инәй авырлыкларга бирешмичә хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып гомер итә. Безне - өч баланы тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгардылар.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә әтәй белән апаебыз Нәфис арабыздан иртә киттеләр. Авыр туфраклары җиңел булсын. Инәйгә бала хәсрәте дә күрергә насыйп булды. Инәй бүгенге көндә киленебез Зөбәйрә һәм оныклары белән тату тыныч гомер итә. Кулыннан килгәнчә өй мәшәкатьләрендә булыша.

Туган көне бүген әниемнең,

Туксан ел ул яши дөньяда.

Матур үзе, җыерчыклы йөзе,

Чәчләре чал, ап-ак булса да.

Шатлык белән яшә, хәсрәт күрмә,

Тыныч булсын, әни, күңелең.

Бәрәкәтле матур тормыш сиңа,

Кояшларга тиңе гомернең.

Балалары, кызлары, кияүләре, килене, оныклары, оныкчыклары

Азнакай-Сарлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Икълимә Фәттахованы 90 яшьлек юбилее белән котлыйлар