Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игелек бар ул дөньяда

Язмыш көтмәгәндә, уйламаганда төрле сынауларын алга китереп сала. "Сынмасмы, сыгылмасмы?" дип сыный ул. 48 яшендә "Нефтемаш" заводының иң алдынгы балта остасы, бер генә мәртәбә дә чирләп карамаган Рим Галиев кинәт авырый башлый. Төптән балта белән чабылган агач кебек, бер аягын кисеп алырга туры килә. Чыдасаң чыда гына... Аягын югалтмау, сәламәтләнү...

Язмыш көтмәгәндә, уйламаганда төрле сынауларын алга китереп сала. "Сынмасмы, сыгылмасмы?" дип сыный ул.

48 яшендә "Нефтемаш" заводының иң алдынгы балта остасы, бер генә мәртәбә дә чирләп карамаган Рим Галиев кинәт авырый башлый. Төптән балта белән чабылган агач кебек, бер аягын кисеп алырга туры килә. Чыдасаң чыда гына... Аягын югалтмау, сәламәтләнү өчен никадәр көрәшелде. Кыйммәт бәягә уколлар кадату дисеңме, кайда нинди дәвалаучылар бар, шунда барумы... Кыскасы, бармаган, йөрмәгән җир калмады. Кайбер, алдар им-томчылар бәхетсезлектән файдаланып, соңгысын "суырды".

Туган-тумачам, хезмәт урыннарыбызда игелекле коллективның ныклы ярдәмен тою безгә ныклы ышаныч бирде. Үземнең гомерлек хезмәт иткән оешмам - 24 нче янгын сүндерү частендә хезмәттәшләрем акчалар җыеп, ярдәм кулы суздылар. Аларга мин бик рәхмәтлемен. "Игелек юк ул дөньяда" диючеләргә: "Юк, бар ул", - дип аваз саласым килә. Менә 13 ел инде иремнең заводы да бер генә дә онытмый. Бай оешма да түгел. Заманына күрә авырлыклар да кичерәләр, әмма һәр кешенең хәлен белешеп, бәйрәмнәрдә тәбрикләп, күчтәнәчләр биреп торалар. Заводның ветераннар советы рәисе Канига Хәмидуллина үз язмышындагы кайгы-хәсрәтләрне эченә бикләп, кеше язмышларын кайгыртып йөри. Районда иң игелекле, "алтын йөрәкле" кешеләрне атаганда, завод җитәкчесе Марат Гайсинның исемен атар идем мин. Ветераннарга: "Ишегемне шакып тормагыз,ярдәм кирәк булса, туры бәреп керегез! Кулымнан килерлек булса, тырышырмын", - ди ул. Иремнең күңелендә яшәү дәрте, өмет уяткан "Ока" машинасын алганда да аның ныклы ярдәмен тойдык.

Күп кенә ветераннарның: "Нинди генә алдынгы булсаң да, эштән киткәч сиңа ишекләр ябыла", - дигәннәрен еш ишетәсең. Әнә шул "кирәксезлек" кешене эчтән кимерә дә инде. Әмма нефтемашлыларга бу кагылмый. Профком рәисе Петр Дамбаев, Канига апа өйләргә килеп ничек зурлап котлап киттәләр иремне. Ә быелгы юбилеенда хәтта телевидение аша тәбрикләделәр. Яшәү көче, рәхмәт хисләре чагылды иремнең күзләрендә.

Әлфинур ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Игелек бар ул дөньяда