Игелек бар ул дөньяда
Язмыш көтмәгәндә, уйламаганда төрле сынауларын алга китереп сала. "Сынмасмы, сыгылмасмы?" дип сыный ул.
48 яшендә "Нефтемаш" заводының иң алдынгы балта остасы, бер генә мәртәбә дә чирләп карамаган Рим Галиев кинәт авырый башлый. Төптән балта белән чабылган агач кебек, бер аягын кисеп алырга туры килә. Чыдасаң чыда гына... Аягын югалтмау, сәламәтләнү...