Иң шәп җырлаучы гаилә – Мәнәвездә
Мәдәният хезмәткәрләре авыллардагы яшьләр тормышын соңгы вакытта тагы да җанландырып җибәрде. Сәпәй авылы мәдәният йортында Гаилә көненә багышлап уздырылган «Караоке батл» моның янә бер мисалы. Әлеге иҗади бәйгедә Мәнәвез авылыннан Газизуллиннар гаиләсенә тиңнәр булмады. Бер-береңә хөрмәт, ярату булганда менә шулай гел җырлап кына яшисеңдер ул. Шушы ук авылдан Хәбибуллиннар гаиләсе...
Мәдәният хезмәткәрләре авыллардагы яшьләр тормышын соңгы вакытта тагы да җанландырып җибәрде. Сәпәй авылы мәдәният йортында Гаилә көненә багышлап уздырылган «Караоке батл» моның янә бер мисалы. Әлеге иҗади бәйгедә Мәнәвез авылыннан Газизуллиннар гаиләсенә тиңнәр булмады. Бер-береңә хөрмәт, ярату булганда менә шулай гел җырлап кына яшисеңдер ул. Шушы ук авылдан Хәбибуллиннар гаиләсе дә үзенең җыр-моңга осталыгын күрсәтеп, икенче урынны яулады. Өченче урында - Сәйфиевлар гаиләсе. Бәйрәм шулкадәр күңелле узды, вакытның үткәне сизелми дә калды. Ул караокега гына кайтып калмады, башка кызыклы уен- конкурсларда да гаиләләр бик актив катнашты. Бәйрәм ахырында Мәнәвез үзәшчәннәре Сәпәй халкын 21 майда кичке җидедә авыл мәдәният йортына Фәнис Яруллинның әсәре буенча үзләре әзерләгән «Кызларның кызганнары» дип исемләнгән ике пәрдәдән торган комедия карарга чакырдылар.
Менә шулай Сәпәй мәдәният йорты җитәкчесе Резеда Сәлимгәрәева, сәнгатъ житәкчесе Гүзәлия Хөсәенова, Мәнәвез мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Исламова ике авыл арасына иҗади күпер салып, аларда яшәүчеләрне бер-берләренә тагын да якынайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев