Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңү паркы – Азнакайның йөзек кашы

Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ел кысаларында республикада ял итү урыннарын реконструкцияләү буенча гаять күләмле һәм максатчан эшләр башкарыла. Республика Президенты парклар һәм скверларны реконструкцияләү кешеләрдә яңача культуралы ял итү теләге уятырга тиешлегенә басым ясый. Шундый шартлар тудырырга кирәк, һәркем күңеленә ятышлы...

Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ел кысаларында республикада ял итү урыннарын реконструкцияләү буенча гаять күләмле һәм максатчан эшләр башкарыла.

Республика Президенты парклар һәм скверларны реконструкцияләү кешеләрдә яңача культуралы ял итү теләге уятырга тиешлегенә басым ясый. Шундый шартлар тудырырга кирәк, һәркем күңеленә ятышлы шөгылен табарлык булсын. Табигать кочагында ял итүнең өстенлекләрен һәм шәһәр тормышының уңайлыкларын берләштереп, яшеллеккә күмелгән бу ял итү зоналары иҗтимагый тормышның яңа учагына әйләнер.

Март аенда Рөстәм Миңнехановка республика башкаласындагы паркларны төзекләндерү проекты тапшырылды. Президент бу идеяларны хуплады, әмма реконструкция эшләренә керешкәнче, алар хакында шәһәрдә яшәүчеләр белән фикер алышырга кушты. Инде проектларны бөтенхалык катнашында тикшерү, тәкъдимнәрне өйрәнүгә керешелде.

2015 елда 160 парк һәм скверларны төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга республика бюджтыннан шәһәр һәм районнарга 1 миллиард сум акча бүлеп бирелә. Аларда әлегәчә булган ял итү урыннарын тәртипкә китерү һәм 800 гектар мәйданда яңаларын булдыру бурычы куела.

Районыбызда халык өчен шундый ял парклары булдыру эшенә узган ел ук керешелгән иде. Җирлегебезнең авыл биләмәләрендә ял парклары, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап скверлар төзелде. Актүбә бистәсендә, Азнакай шәһәрендә Яшьләр парклары ачылу тантаналарын да райондашларыбыз яхшы хәтерлидер әле. Бу чараларда республика җитәкчеләре, башкаладан кунаклар да катнашты. Аларда туйлар гөрләде.

Быел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын тантана иткән 9 май көнне, шәһәребездә Җиңү паркы ачылды. Ул - сугыш каһарманнарына мәдхия булган изге урыннарның берсе. Паркның республика социаль проектлар бәйгесендә җиңү яулавы да һәммәбез өчен зур горурлык.

-Парк азнакайлыларның иң кадерле, гаилә белән ял итү урынына әверелер, - дип теләк-фикерләрен җиткерде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Бүген биредә район җитәкчелеге, хөрмәтле ветераннарыбыз, яшьләр, гомумән, азнакайлылар үз куллары белән утырткан агач-куаклар яшәреп, чәчәкләр балкып утыра. Күз явын алган бу матурлык күңелләрне ял иттерә, җанга дәрт өсти.

Парклар һәм скверлар елында планнар зурдан. Кара елга яры буйлап сквер, шундый ук сквер "Юбилейный" стадионы янәшәсендә төзелеп килә. Геройлар аллеясы яңартыла. Районның Тымытык, Чалпы, Мөслим авылларында яңа парклар калкачак. Актүбә бистәсендә төзелүче сквер да биредә яшәүчеләрнең рәхәтләнеп ял итү урынына әверелер.

Әлеге максатчан муниципаль планны тормышка ашыруга республика бюджетыннан 165555,55 мең сум, җирле бюджеттан 1900 мең сум акча каралган, башка чыганаклардан да ярдәм булыр, дип көтелә.

Күп чыгымнар, көч-тырышлык салынган яшеллек зоналарын, үзебез өчен булдырылган бу матурлык, ял урыннарын кадерләп, саклап тотасы гына кала...

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңү паркы – Азнакайның йөзек кашы