Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәйрия акциясенә кушылыйк

Барыбыз өчен дә изге бәйрәм - Җиңү көне якынлаша. Быел ул аеруча тантаналы шартларда билгеләп үтелә - фашист Германиясен Җиңүгә 70 ел тула. Сугыш афәте авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән, Җиңүне якынайтуда фронтта, тылда тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән, бала чакларын сугыш урлаган барча райондашларыбыз алдында хөрмәт белән баш иябез, аларга сокланабыз, тормыш...

Барыбыз өчен дә изге бәйрәм - Җиңү көне якынлаша. Быел ул аеруча тантаналы шартларда билгеләп үтелә - фашист Германиясен Җиңүгә 70 ел тула.

Сугыш афәте авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән, Җиңүне якынайтуда фронтта, тылда тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән, бала чакларын сугыш урлаган барча райондашларыбыз алдында хөрмәт белән баш иябез, аларга сокланабыз, тормыш өлгесе итеп куябыз. Халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңү яулавында һәркайсының үз өлеше кергән, алар белән чиксез горурланабыз.

Җиңүнең 70 еллык юбилеен каршы алырга җыенган бу көннәрдә ветераннарыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә, аларга җан җылысын бирергә тырышабыз, алар турында тирәнтен кайгыртабыз. Шул ук вакытта районда безнең ярдәмгә мохтаҗ булган инвалидлар, балалар да бар. Аларга ярдәм йөзеннән 20 март көнне 10.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният йортында хәйрия телемарафоны үткәреләчәк. Анда җыелган акча хөрмәтле ветераннарыбызга, бүгенге көндә безнең игелек-ярдәмгә мохтаҗ булган физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларга, балаларга матди булышлык күрсәтүгә тотылачак. Бу игелек чарасының социаль мөһимлеген, аның һәркайсыбызның намус эше булуын ассызыклап, район ветераннар советы, һәр райондашка мөрәҗәгать итеп, шәфкатьлелек марафонында катнашырга чакырабыз. Барыбыз да яхшы беләбез: игелек җирдә ятмый, ул аны кылганнарга шул ук игелек, изгелек булып әйләнеп кайта, шуны онытмыйк.

Ветераннарыбызның бәрәкәтле, имин тормышын тәэмин итү, безнең күзләргә карап торган инвалид балаларга, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүне дәүләт эше дип кенә түгел, ә һәркайсыбызның изге бурычы, кешелеклелек сыйфаты итеп тә карасак иде. Без барыбыз да шушы Бөек Җиңүне яулаган буын оныклары, балалары. Алар мохтаҗлыгына, яшәеш шратларына беребез дә битараф калырга тиеш түгел. Яу кырында ятып калганнар хәтерләренә тугры булып, аларның чордашларына хөрмәт-кайгыртуыбызны җәлләмик, җан җылыбызга төрик.

Кадерле райондашларыбыз! Игелек гамәленә барыбыз да актив кушылыйк!

"Җиңү" акциясендә катнашып, акча күчерү өчен реквизитлар:

Азнакай муниципаль районының «Азнакай» фонды

423330, Республика Татарстан, г.Азнакаево, ул.С.Садыковой, д.2А

Расчетный счет №40703810908060000009

ОАО «АК БАРС» Банк г.Казань

ИНН/КПП 1643209924/164301001

ОГРН 1141600003951

Кор.Счет 30101810000000000805

БИК 049205805

Тел. (885592) 7-52-37 (Венера) , факс 7-48-98

venera.yusupova.m@tatar.ru

Район ветераннар советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәйрия акциясенә кушылыйк