Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хатын-кызларның бил әйләнәсе – 78, ирләрнең 92 сантиметрдан артса – симерү куркынычы яный!

Татьяна Никишова, Казан дәүләт медицина академия­се эндокринология кафедрасы доценты: - Ябыгырга теләгән кеше иң элек үз алдына максат куйсын. Ябыгыр өчен зур теләк кирәк, чөнки ул аның өстендә күп эшләргә тиеш була. Икенчедән, яшәү рәвешен үзгәртергә кирәк. Ул туклануны, физик күнегүләр ясауны үз эченә ала. Туклануга килгәндә, аның 50-60 процентын...

Татьяна Никишова, Казан дәүләт медицина академия­се эндокринология кафедрасы доценты:

- Ябыгырга теләгән кеше иң элек үз алдына максат куйсын. Ябыгыр өчен зур теләк кирәк, чөнки ул аның өстендә күп эшләргә тиеш була. Икенчедән, яшәү рәвешен үзгәртергә кирәк. Ул туклануны, физик күнегүләр ясауны үз эченә ала. Туклануга килгәндә, аның 50-60 процентын углеводлар тәшкил итәргә тиеш. Углеводны клетчатка (яшелчә һәм җиләк-җимеш) белән кабул итү мәҗбүри. Ябыгырга теләүчеләргә бәрәңге ашарга ярамый, диләр, ашарга мөмкин, аны яшелчә, әйтик, кәбестә, яшел тәмләткечләр белән ашасаң, зыяны юк. Туклануыгызның 20 процентын - аксым, 10 процентын май (терлек һәм үсемлек мае) тәшкил итсен. Шунысын да онытмагыз: 1 аш кашыгы үсемлек маенда 200 калорий бар. Аны күп куллану шулай ук зыянлы. Ризыкны аз-азлап, әмма ешрак ашагыз. Алай иткәндә, ашыйсы килү теләге көчле булмый, һәм сез бер утыруда күп итеп ашарга өлгермисез.

Артык гәүдә авырлыгыннан котылырга теләүчеләр өчен физик күнегүләр ясау мәҗбүри. Әмма аңа сәгатьләр буе тренажерда шөгыльләнү дип карарга кирәкми. Сәгать ярым җәяү йөреп тә, майларны яндырырга була. Атнасына, кимендә, ике тапкыр спорт белән шөгыльләнегез. Һәр көнне булса, тагын да яхшы. Ябыгам дип, авыр физик күнегүләр эшләргә кирәкми. Кеше үзен мәҗбүр итеп, авырыксынып эшләргә тиеш түгел. Кич белән ашарга ярыймы, дип сорыйлар. Йок­ларга ике сәгать кала - ярый.
Күпләр тиз ябыгырга омтыла. Бу дөрес түгел, чөнки ул - организмга стресс. Ябыгу акрынлап һәм нәтиҗәле булырга тиеш.

Гәүдәнең нормадамы-юкмы икәнен белүнең гади ысулы: хатын-кызларның бил әйләнәсе - 78 см дан, ирләрнең 92 см дан артмас­ка тиеш.

http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хатынкызларның бил әйләнәсе – 78, ирләрнең 92 сантиметрдан артса – симерү куркынычы яный!