16 июнь 2016 яңалыклары
-
Азнакайлыларга күз тиюдән ничек сакланырга
КҮЗ ТИГӘЧ УКЫЛА ТОРГАН ДОГАЛАР: "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әгузү бикәлимәтилләһи тәәмма - мин кулли шайтани вә һәәммәһ - вә мин кулли гаайнин ләәммәһ." Мәгънәсе:"Мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән башлыймын. Бөтен шайтаннардан, зәһәрле хайваннардан һәм күзе тигән һәр начар күздән Аллаһы Тәгаләнең кимчелексез һәм тулы кәлимәләренә сыенамын.) Догага дип учыгызны күтәреп "Фатиха"(Әлхәмд),"Аятел-Көрси","Фәләк"...
-
Азнакай сәнгать осталары җырлап егетләрне армиягә озатты
Элек-электән хәрби хезмәткә китүче егетләрне җыр-моң белән озатканнар. Кичә Азнакай сәнгать осталары Казанда хәрби комиссариатта концерт куйды. Аларның һәр чыгышын булачак ил сакчылары яратып кабул иттеләр.
-
Салават Миңнеханов белән Гүзәлем шоу-бизнестан флористикага күчәргә җыена
"Әгәр хәтерләсәгез, тормыш иптәшем Гүзәлемнең туган көненә үз кулларым белән бик зур чәчәк бәйләме җыйган идем. Ә бу эштә миңа Казанның иң яхшы флористы Руслан Вәлиев ярдәм итте. Һәм шуннан соң күңелемнең түрендә флористика нигезләренә җитди төшенәсе килү теләге туды. Һәм, ниһаять, мин тәвәкәлләдем!!! 20 июньнән флористлар һәм әлеге һөнәрне...
-
Намаз укымаган кешенең уразасы дөресме һәм Рамазан аенда тәравих намазын уку мәҗбүриме?
Уразага турында халыкта бик күп сораулар туа. Аларның аеруча еш бирелә торганнарын без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка бирдек. - Намаз укымаган кешенең уразасы дөресме? - Дөрес, ләкин намазны да укырга тырышырга кирәк. Ураза да, намаз да - Аллаһының фарызы. - Рамазан аенда тәравих намазын уку мәҗбүриме? -...
-
Азнакайда ятим һәм опекадагы балалар бәйрәм итте
Кече Сабантуйлар дәвам итә. Бүген Сабантуй мәйданында ятим һәм опекадагы балалар бәйрәм итте. Алар өчен күңелле концерт номерлары, уеннар, бәйгеләр оештырылды.
-
Студотрядларга баручылар ничә сум акча эшли?
Студентларның хезмәт отрядында уртача хезмәт хакы - 38 мең сум. Юл һәм медицина тикшерүе үтүне эш бирүче компенсацияли. Быел төзелеш отрядларын Чиләбе өлкәсенә җибәрәчәкләр. Алар «Восточный», «Плесецк» һәм «Поморье» космодромнарын төзү эшендә катнашачаклар. Ерак араларга йөри торган поездларда озата баручылар булып эшләүчеләрнең хезмәт хакы 32 мең сумга кадәр. Монда эләгер...
-
Хатын-кызларның бил әйләнәсе – 78, ирләрнең 92 сантиметрдан артса – симерү куркынычы яный!
Татьяна Никишова, Казан дәүләт медицина академиясе эндокринология кафедрасы доценты: - Ябыгырга теләгән кеше иң элек үз алдына максат куйсын. Ябыгыр өчен зур теләк кирәк, чөнки ул аның өстендә күп эшләргә тиеш була. Икенчедән, яшәү рәвешен үзгәртергә кирәк. Ул туклануны, физик күнегүләр ясауны үз эченә ала. Туклануга килгәндә, аның 50-60 процентын...
-
Азнакайлылар лаеклы ялга ничек чыга
Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ил хөкүмәтенә пенсия системасын камилләштерү буенча берничә тәкъдим белән чыкты. Төгәлрәк әйтсәк, анда укытучы һәм табибларны вакытыннан алдан пенсиягә чыгудан мәхрүм калдырырга тәкъдим ителә. Әкренләп аның өчен кирәкле стажны 25-30 ел түгел, ә 40 елга кадәр күтәрмәкчеләр. Россиялеләрнең күбесе бу тәкъдимгә каршы чыга. Ләкин...
-
Азнакайда да газ өчен түләү арта
1 июльдән Татарстанда табигый газга бәя 2,13 процентка арта. Тарифлар буенча Дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, ул куб.м.га 5,27сумны тәшкил итәчәк. Яңа бәяләр комитетның тиешле күрсәтмәләре нигезендә үзгәртелә.
-
Азнакай язучылары съездга китте
Бүген Казанда Татарстан Язучылар берлегенең 18 нче съезды уза. Анда районыбызда яшәп иҗат итүче Илдус Гыйләҗев, Әнәс Исхаков, Марсель Гарипов, Фәйрүзә Исмәгыйлова һәм Резеда Шәрипова да катнаша. Съезда Язучылар берлегенең башкарылган эшенә йомгак ясала, яңа рәис сайлана.