Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гомер көзе – үзгә матур чор ул

Урамда - яфрак яңгыры. Шаян җилләр сарылы-кызыллы «йөрәкчекләрне» очырта-очырта һавада бөтерәләр. Язын яшел бөреләр булып уянган яфракларның салкын кышка керер алдыннан соңгы вальсы бу. Кеше гомерен дә юкка гына табигать фасыллары белән чагыштырмыйлардыр. Аның да бит бөреләнгән, чәчәк аткан, таҗын койган мәлләре бар. Әмма һәр фасылның матурлыгы булган кебек, кеше...

Урамда - яфрак яңгыры. Шаян җилләр сарылы-кызыллы «йөрәкчекләрне» очырта-очырта һавада бөтерәләр. Язын яшел бөреләр булып уянган яфракларның салкын кышка керер алдыннан соңгы вальсы бу.
Кеше гомерен дә юкка гына табигать фасыллары белән чагыштырмыйлардыр. Аның да бит бөреләнгән, чәчәк аткан, таҗын койган мәлләре бар. Әмма һәр фасылның матурлыгы булган кебек, кеше гомеренең дә һәр чоры үзгә матурлыкка ия. Картлык - шатлык түгел дисәләр дә, бай тормыш тәҗрибәсе туплап, акыл утырткан, йөзендәге һәр җыерчыгы саен мөлаемлылык, якты нур бөркелеп торган ак яулыклы әбиләрне, ак сакаллы бабайларны күрәсең дә: «Их, шулай матур картаерга насыйп булса иде!» - дип уйлап куясың.
Өлкәннәр көненең дә нәкъ менә көз аена туры килүе юкка түгелдер. Шулай күнегелгән инде, олыгая барганда: «Гомер көзләренә керәмен», - дибез. Әмма күңел гел язларда кала икән ул. Бәлкем адәм баласы шуның белән бәхетледәдер. Елларны санап утырсаң, бәхет күгәрчене читләтеп очып үтәр иде һәм гомер көзенең матурлыгын, ямен тоймас идең. Әнә бит, ел да районыбыз ветераннары «Әбиләр чуагын» ничек гөрләтеп уздыра! Аяклар җиргә тими тыпырдап бии, иң матур җырлар күңел төпкеленнән чишмә булып агыла. Тагын берничә дистә елга яшәреп, дәрт һәм көч ала алар бу бәйрәмнән.
Күпне кичергән буын тормышларның матурлыгына, иминлегенә, муллыгына сөенеп яши белә. Шуңа да озак яшәүчеләрнең саны артканнан арта.
Әле быел гына да районыбызда 70 кеше - 90 яшьлек, 7 кеше 95 яшьлек юбилеен билгеләп узган. 100 яшьлек чикне узып яшәүче дүрт ветераныбыз бар.
Бөек Ватан сугышы ветераннары аерым бер игътибар үзәгендә тора.
Аларның сафы еллап түгел, көнләп сирәгәя, шуңа күрә кадер-хөрмәтне исән чакларында күрсәтеп калырга тырышалар. Быел район хакимияте олуг юбилярлар белән рәттән 147 сугыш ветеранын да туган көне белән тәбрикләгән.
Өлкәннәр көнендә төрле тармакларда эшләп чыккан ветераннарыбыз чәй табыннары артына җыйнала. Биредә алар исеменә бик күп рәхмәт сүзләре әйтелә. Нәкъ аларның тырыш, фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Азнакай шәһәр дәрәҗәсенә күтәрелгән, авылларның йөзе тамырдан үзгәргән.
Әлбәттә, бу көнне һәрберебез үз әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны аерым бер җылылык белән искә алып, хөрмәт күрсәтсәк иде. Без аларга нинди мөгамәләдә булсак, балаларыбыз да безгә шулай караячак бит.
Сүз уңаеннан
Статистика бүлеге хәбәр итүенчә, Азнакай муниципаль районында бүгенге көндә 16 меңгә якын пенсионер яши. Аларның 7 меңнән артыгы 70 яшьтән өлкәнрәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гомер көзе – үзгә матур чор ул