Гомер көзе – үзгә матур чор ул
Урамда - яфрак яңгыры. Шаян җилләр сарылы-кызыллы «йөрәкчекләрне» очырта-очырта һавада бөтерәләр. Язын яшел бөреләр булып уянган яфракларның салкын кышка керер алдыннан соңгы вальсы бу.
Кеше гомерен дә юкка гына табигать фасыллары белән чагыштырмыйлардыр. Аның да бит бөреләнгән, чәчәк аткан, таҗын койган мәлләре бар. Әмма һәр фасылның матурлыгы булган кебек, кеше...