Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлзара һәм Сирин Лотфулиннарны алтын туйлары белән котлыйлар

Кадерле әнкәй һәм әткәй! Еллар узган саен әти-әни кадере тагын да көчәя, йөрәкнең иң түрендә урын ала икән. Бүген Сезнең парлы тормышыгызның Алтын туе - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең, хөрмәт, ышанычның чагылышы булган матур көн. Азнакайда яшәүче әти-әниебез Гөлзара һәм Сирин Лотфулиннар инде 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур...

Кадерле әнкәй һәм әткәй! Еллар узган саен әти-әни кадере тагын да көчәя, йөрәкнең иң түрендә урын ала икән. Бүген Сезнең парлы тормышыгызның Алтын туе - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең, хөрмәт, ышанычның чагылышы булган матур көн.
Азнакайда яшәүче әти-әниебез Гөлзара һәм Сирин Лотфулиннар инде 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә.
Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Үткәннәре матур, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның. Бер тамчы суны икегә бүлешә белә торган зирәк акыллы, күз карашларыннан бер-беренең йөрәк авазын тоемлый алучы сизгер күңелле, без балаларының шушы көндә дә иң зур таянычы булган иң-иң кадерле кешеләребез Сез.
Кадерле әти-әниебез! Алтын туегыз белән котлап Сезгә бер-берегезгә таяныч, терәк булып, йөрәкләрегездәге җылы хисләрегезнең олыгайган көннәрегездә тагын да кайнаррак булып, алдагы көннәрдә дә пар канатлы тигез пар булып, балалар һәм онык-оныкчыкларның игелеген күреп тагын озак еллар бергә гомер кичерүегезне теләп калабыз.
50 ел кулга-кул тотынып
Пар былбылдай тормыш итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Ә без сезгә карап сокланабыз
Ихтирамлы сезгә карата.
Лаек парларның сез иң гүзәле.
Сезне күңел шуңа ярата.
Гомер буе язсын иде безгә
"Әти-әни" диеп дәшәргә.
Кайгы күрми, бәхет, шатлык белән
Бергә-бергә озак яшәргә.
Кызыгыз Зәйтүнә, улыгыз Нәфис

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлзара һәм Сирин Лотфулиннарны алтын туйлары белән котлыйлар