Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әгерҗенең алтын куллары янында булдык

һәр авылда оста куллы кешеләр яши. Безнең Әгерҗе авылында да шундый күркәм гаилә бар. Зөһрә Шәрипова һәм Виктор Бакланов өендә кунакта булып, "Чишмәкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әле дә анда алган тәэсирләргә күмелеп яшиләр. Җәйнең матур бер көне иде ул. Капканы ачып керүгә аллы-гөлле чәчәкләр күз явын алды. Ясалма күлдәге төнбоеклар,...

һәр авылда оста куллы кешеләр яши. Безнең Әгерҗе авылында да шундый күркәм гаилә бар. Зөһрә Шәрипова һәм Виктор Бакланов өендә кунакта булып, "Чишмәкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әле дә анда алган тәэсирләргә күмелеп яшиләр.

Җәйнең матур бер көне иде ул. Капканы ачып керүгә аллы-гөлле чәчәкләр күз явын алды. Ясалма күлдәге төнбоеклар, балыклар бакчага ямь биреп тора. Хуҗалар токымлы кош-кортлар да үрчетәләр. Алар арасында хәтта тәвә кошы да бар. Аларның ояларына кадәр зәвыклы!

Зөһрә белән Викторның тырышлыклары моның белән генә чикләнми икән әле. Гади генә авыл өен Виктор чын мәгънәсендә диңгез патшалыгы итеп ясаган. Күп төрле балыклар арасындагы кечкенә акула йөзеп йөрүе балалар өчен ачыш булды. Зөһрә ханымның чигүләрен исә күргәзмәгә куярлык.

Бу экскурсия балалар күңелендә шулкадәр якты тәэсирләр калдырды. Без аларга матурлыкны күрә белү, соклану гына җитмәвен, ә бәлки аны сакларга да кирәклеген төшендерергә тырыштык.

Светлана Баһаутдинова, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әгерҗенең алтын куллары янында булдык