Әгерҗе малай-кызлары китаплар ярата
Әгерҗе авылы балалары җәйге каникулны уйнап кына уздырмыйлар.
Алар үзләренең аң- белемен дә арттыру ягында. Әле шушы көннәрдә генә алар авылдаш абыйлары- ТР ның Атказанган мәдәният хезмәткәре, тарихчы, язучы Марсель Гарипов янында булдылар. Марсель абыйлары аларга белем чыганагы булган китаплар нәшер итү, Татарстан язучылары хакында сөйләде. Аны барысы да бик кызыксынып тыңлады.
Бу файдалы, истә калырлык очрашуны мәдәният хезмәткәре Гөлнара Габдрәкыйпова оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев