Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Галиуллина Нәҗибә Шәһадәт кызын күркәм юбилее белән тәбриклибез

Югары Стәрледә яшәүче сеңлебез, апабыз Галиуллина Нәҗибә Шәһадәт кызын күркәм юбилее белән тәбриклибез! Кадерле кешебезгә бары тик якты, матур теләкләребезне генә юллыйбыз: сәламәт бул, алдагы көннәрең бәхетле узсын, якыннарың һәрвакыт сөендереп кенә торсыннар. Киң күңелең, шәфкать тулы йөрәгең, сабыр холкың, ягымлы карашың, ярдәмчел булганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Кылган изгелекләрең...

Югары Стәрледә яшәүче сеңлебез, апабыз Галиуллина Нәҗибә Шәһадәт кызын күркәм юбилее белән тәбриклибез! Кадерле кешебезгә бары тик якты, матур теләкләребезне генә юллыйбыз: сәламәт бул, алдагы көннәрең бәхетле узсын, якыннарың һәрвакыт сөендереп кенә торсыннар.
Киң күңелең, шәфкать тулы йөрәгең, сабыр холкың, ягымлы карашың, ярдәмчел булганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Кылган изгелекләрең үзеңә бихисап булып кайтса иде. Тормыш үрләрен менгән саен дәрт-дәрманың арта торсын, туганнарны, дус-ишләрне җыяр юбилейларың чиратка тезелеп торсын.
Синең кебек апа берәү генә,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Ходай сиңа шатлык бүләк итсен
Үзең кылган кебек изгелек.
Пар канатлар булып яшәгез әле,
Бирешмичә картлыкка.
Киләчәгең тагын да матур булсын,
Һәм күмелсен чиксез шатлыкка.
Иң изге теләкләр белән: Марсель - Вәсилә; Салават - Ирина; Нәзирә - Рәсим; Азат - Энҗе һәм балалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Галиуллина Нәҗибә Шәһадәт кызын күркәм юбилее белән тәбриклибез