Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гаиләсез кеше – канатсыз кош, яки ир-атның йөрәгенә юл ашказаны аша.

Районыбызда Гаилә айлыгы кысаларында күптөрле, эчтәлекле чаралар узды. Алар бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер тапкыр искәртә. Җомга көнне Мәдәни үзәктә үткән Гаилә һәм Милли кухня көнендә азнакайлылар һәм килгән кунаклар гаиләләре белән бергә рәхәтләнеп ял иттеләр. Биредә күпмилләтле халкыбызның милли ризыклары белән сыйланырга да, бер-берсен кайгыртып,...

Районыбызда Гаилә айлыгы кысаларында күптөрле, эчтәлекле чаралар узды. Алар бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер тапкыр искәртә. Җомга көнне Мәдәни үзәктә үткән Гаилә һәм Милли кухня көнендә азнакайлылар һәм килгән кунаклар гаиләләре белән бергә рәхәтләнеп ял иттеләр. Биредә күпмилләтле халкыбызның милли ризыклары белән сыйланырга да, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче үрнәк гаиләләр белән танышырга, тату яшәүнең сере белән уртаклашырга да мөмкинлек бар иде. Матур яшәүнең сере нидә икән соң? 60 ел пар канатлар булып гомер кичергән Расиха һәм Камил Таҗетдиновларга әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттем.

- Бер-береңне аңлап, санлап яшәүдә, - ди Камил ага сүзне кыска тотып.

- Тормышта савыт-саба шалтырамый тормый инде ул. Сабыр булырга, бер-береңә юл куя белергә кирәк. Татар хатын-кызын элек-электән сабырлык бизәгән. Өч кыз үстердек, алты оныгыбыз бар. Зур, матур бер гаилә булып яшибез. Гаиләсез кеше - канатсыз кош бит ул.

Бәйрәмгә мондый үрнәк гаиләләр бик күп килгән иде. Аларның һәммәсе тигез тормышның серләре белән уртаклашты, киңәшләрен бирде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов матур теләкләргә "төреп" аларга муниципаль район башлыгы - Марсель Шәйдуллинның Рәхмәт хатларын һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Районыбыз халкы - үзе бер зур, бердәм, тату гаилә кебек. Менә әлеге игелекле чарадан да бер генә авыл да читтә калмаган. Шәһәр оешма-предприятиеләре дә актив катнашты. Күпмилләтле халкыбызның гореф-гадәтләрен яктырткан фольклор ансамбльләре, үзешчән сәнгать, балалар сәнгать мәктәбендә укучыларның күңелләргә үтеп керә торган моңлы җырлары, ялкынлы сүзләре, тальянчылар, курайчылар чыгышлары бәйрәмне бизәде.

Болары - күңел кылларын тибрәтүче, җанга дәва бирүче "күчтәнәчләр" булса, тәмле, татлысы күрше залда иде. Менә монда инде күзләр кая карарга, ә ашказаны кайсын татып карарга белми. Иң беренче булып районыбыз хезмәт коллективлары пешергән 298 килограммлы "Дуслык" чәк-чәге каршы алды. Районыбыз авыллары (барсын да санап бетерү һич мөмкин түгел), шәһәребез оешма-предприятиеләре, ашханә, кафелар үз ризыкларын күргәзмәгә куйганнар. Күпчелек, әлбәттә, татар халык ашлары - чәк-чәк, кыстыбый, тәбикмәк, бәлешнең әллә ничә төре, гөлбәнәк, кәләвә, гөбәдия, кыстыбый... Тәмле ризыклар пешерүчеләр бу елның азнакайлылар өчен юбилейлар елы булуын да онытмаганнар. "Ак чишмә" кафесы хезмәткәрләре "Азнакай - 85" дип язылган чәк-чәк; "НГДУ-60" һәм "Гаилә көне" тортларын пешергәннәр.

Районыбызда төрле милләт халыклары тату гаилә булып яши. Татар халык ашлары белән яхшы таныш инде без, килгән халык игътибарын күбрәк ятрак ризыклар тарта. Левон һәм Эльвира Восканяннар әзерләгән әрмән халык ашларыннан өстәлдә алма төшәр урын да юк. Осталыкларына күз иярми: шашлыкны да өстәлдә - поднос өстендә генә кайнарлап алалар. Шашлама, назул, пәхләвә... тагын бик күп ризыкларны тәмләп карадылар азнакайлылар. "Без ике халыкның да милли ризыкларын яратабыз, тәмле итеп, төрләндереп ашарга яратабыз. Левон үз халкының милли ризыклары белән сыйласа, мин бәлеш, мантый, кыстыбый... пешерәм", - ди Эльвира. Юля һәм Ырмак Каракылычлар кызлары белән бергәләп төрек, ә "Азнакай" ресторан-кафесы пешекчеләре япон кухнясы ашлары белән сыйладылар. Бәйрәмгә килүчеләр ризыкларны тәмләп кенә калмады, ә милли кухня рецептларын язып алырга да ашыкты. Мәкальдә әйтелгәнчә, ир-атның гына түгел, һәммәбезнең йөрәгенә дә юл ашказаны аша. Милли кухня күпмилләтле халкыбызны үзара таныштыра, берләштерә, дуслаштыра.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Әлеге чаралардан фотосурәтләр белән aznakaevo-rt.ru сайтында фотогалереяда таныша аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаиләсез кеше – канатсыз кош, яки иратның йөрәгенә юл ашказаны аша.