Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Еллар узгач та фотосүрәтләр тузмый

«Маяк» газетасы сайтында «Еллар узгач» дигән фотоконкурс оештырылган иде. Анда иң күп тавыш җыеп, Азнакай шәһәреннән Рамил Фәттахов җиңде һәм редакция призына - кинотеатрга билет белән бүләкләнде. -9 нчы сыйныфта укыганда абыем миңа фотоаппарат бүләк итте, фотографияләр белән мавыгуым шуннан юл алды. 70 нче елларда язмыш мине «Советский спорт» газетасының...

«Маяк» газетасы сайтында «Еллар узгач» дигән фотоконкурс оештырылган иде. Анда иң күп тавыш җыеп, Азнакай шәһәреннән Рамил Фәттахов җиңде һәм редакция призына - кинотеатрга билет белән бүләкләнде.
-9 нчы сыйныфта укыганда абыем миңа фотоаппарат бүләк итте, фотографияләр белән мавыгуым шуннан юл алды. 70 нче елларда язмыш мине «Советский спорт» газетасының танылган фотокорреспонденты Юрий Теуш белән очраштырды. Ныклап шөгыльләнүем исә соңгы 4 елда гына, - ди ул. - «Маяк» конкурсына улымның 1 һәм 10 нчы сыйныфларда мәктәп янында төшкән фотосурәтләрен тәкъдим иттем. Еллар узгач алар миңа җиңү китерер дип һич уйламадым.
Өч дистә елдан артык «Танефть-Азнакай РемСервис» җәмгыятендә гади слесарьдан алып цех начальнигы булып эшләгән, Татарстанның атказанган нефтьчесе, рационализатор Рамил әфәнденең фото өлкәсендә уңышлары шактый. Узган ел ул «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия һәм «Безнең республика - горурланабыз һәм яратабыз» республика бәйгеләрендә - 3 нче урыннарны яулый. Конкурсларда актив катнашкан өчен «Татнефть», «Татнефть-РемСервис» җәмгыятьләре, «Россия почтасы» Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Республика бәйгесендә «Сабантуй» сериясе өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләк алган.
Быел үзешчән сәнгать смотр-конкурсында да фотосурәтләр номинациясендә беренчелекне яулаган.
Фотодан тыш Рамил Фәттахов умартачылык һәм нумизматика (иске акчалар җыю) белән дә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Еллар узгач та фотосүрәтләр тузмый