Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Элегия» хор коллективың яңа җиңүе

Фәрит Яруллин исемендәге музыка көллиятендә хор коллективларының республика конкурсы узды. Анда Азнакай сәнгать мәктәбе данын Резеда Шәфыйгуллина җитәкчелегендәге "Элегия" хоры яклады. Хорның концертместеры - Светлана Сергеева. Репертуарлары бик катлаулы һәм шул ук дәрәҗәдә кызыклы да иде. Барлык әсәрләр дә өч тавыштан башкарылды. Җырларның өч телдә (татар, инглиз һәм рус телләрендә)...

Фәрит Яруллин исемендәге музыка көллиятендә хор коллективларының республика конкурсы узды. Анда Азнакай сәнгать мәктәбе данын Резеда Шәфыйгуллина җитәкчелегендәге "Элегия" хоры яклады. Хорның концертместеры - Светлана Сергеева. Репертуарлары бик катлаулы һәм шул ук дәрәҗәдә кызыклы да иде. Барлык әсәрләр дә өч тавыштан башкарылды. Җырларның өч телдә (татар, инглиз һәм рус телләрендә) башкарылуы отышлы булды. "Элегия" соңгы җырлары итеп, үзебезнең Азнакай кызы, хәзерге вакытта Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итүче Гөлназ Зарипованың "Балалар тавышы" җырын сайлаган. Резеда Шәфыйгуллина аранжировка ясаган бу көй, төрле музыкаль төсләргә, аһәңгә баетылып башкарылды. Жюри әгъзәләре коллективның башкаруына югары бәя бирделәр. Алар конкурсның беренче дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булдылар. Шул ук көнне хор солисткасы Айсылу Зиатдинова Әлмәт музыка колледжының хорына дирижерлык итеп, "Мин хор дирижеры" номинациясендә шулай ук беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Наилә ШӘЯХМӘТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Элегия» хор коллективың яңа җиңүе