Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дмитрий Ткачев Азнакай шәһәр судына федераль судья итеп билгеләнде

Азнакай шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов ике ел элек коллектив тормышына яңа традиция керткән иде: һәр билгеләнгән яңа федераль һәм җәмгыяви судьяларны эшкә керешер алдыннан район җитәкчелегенә, башка хокук саклау органнарына, массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка таныту. Чәршәмбе иртәсе шәһәр судында менә шушы уңайдан үткәрелгән җыелыш-очрашудан башланып китте. Россия Федерациясе...

Азнакай шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов ике ел элек коллектив тормышына яңа традиция керткән иде: һәр билгеләнгән яңа федераль һәм җәмгыяви судьяларны эшкә керешер алдыннан район җитәкчелегенә, башка хокук саклау органнарына, массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка таныту. Чәршәмбе иртәсе шәһәр судында менә шушы уңайдан үткәрелгән җыелыш-очрашудан башланып китте.

  • Россия Федерациясе Президентының 23 майда имзаланган 241нче фәрманы белән Ткачев Дмитрий Геннадиевич Азнакай шәһәр судының федераль судьясы итеп билгеләнде, - диде яңа судья белән таныштырып суд рәисе Йосыф Сәхапов.

Мондый танышу-очрашуларда даими катнашып килгән район башлыгы Марсель Шәйдуллин шәһәр суды белән җирле власть арасында бердәмлек, дуслык хакимлек итүен зур канәгатьлек белән ассызыклап, уртак эшчәнлекнең алга таба да уңышлы дәвам итүен теләде.

Дмитрий Ткачев тантаналы шартларда судья анты кабул итте. "Вазифамны судьяга билгеләнгән таләпләр нигезендә, вөҗданым кушканча башкарырга вәгъдә итәм! - диде ул коллектив алдында сүз биреп. Аны яңа вазифага алынуы белән котлап, коллегалары, очрашуда катнашкан хокук саклау органнары вәкилләре чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дмитрий Ткачев Азнакай шәһәр судына федераль судья итеп билгеләнде