Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әкият дөньясында

"Азнакайнефть" идарәсе бинасына Яңа ел алдыннан килүчеләрне берничә ел рәттән инде "Кышкы әкият" дип аталган рәсем күргәзмәсе каршы ала. Аңардан балаларның бай фантазияләре күзгә бөркелеп тора. Әлеге рәсемнәр әкият дөньясына да алып керәләр, балачакны да искә төшерәләр. Аларда бүгенге тормыш кырыслыгы юк. Бары тик яхшылыкны, матурлыкны гына күрәсең... Нәфис ӘХМӘТ...

"Азнакайнефть" идарәсе бинасына Яңа ел алдыннан килүчеләрне берничә ел рәттән инде "Кышкы әкият" дип аталган рәсем күргәзмәсе каршы ала. Аңардан балаларның бай фантазияләре күзгә бөркелеп тора. Әлеге рәсемнәр әкият дөньясына да алып керәләр, балачакны да искә төшерәләр. Аларда бүгенге тормыш кырыслыгы юк. Бары тик яхшылыкны, матурлыкны гына күрәсең...

Нәфис ӘХМӘТ

Бу традиция быел да дәвам итте. Ул гына да түгел, узган ел уздырылган күргәзмә турындагы хәбәрне "Татнефть" ААҖнең корпоратив газеталарында күреп "Нефть һәм Тормыш" ("Нефть и Жизнь") басмасы шеф-редакторы Валерий Скиба берничә рәсемне журналларына да сораган иде. Кызганыч, үзе Яңа елга берничә көн кала гына якты дөньядан китеп барды. Ә менә без җибәргән рәсемнәр арасыннан җиде яшьлек (быел аңа сигез) Данил Әхмәтовның "Кыш бабай" рәсемен журналның декабрь саны тышлыгына урнаштырырга өлгергән. Эчлектә рәсемгә кыска гына аңлатма да биргән. Рәхмәт аңа...

Өстәвенә, авторга әле кечкенә генә булса да бүләк тә вәгъдә итәләр әлеге басманы чыгаручылар. Скважиналарга җир асты ремонты ясау буенча Актүбә цехында эшләүче әтиләре Айдар Әхмәтов улы ирешкән уңышлар белән чынлап торып горурлана ала.

Нефтьчеләр балалары ясаган рәсем күргәзмәсе иң элек цехларда оештырыла. Анда сайлап алынганнары идарә профкомы каравына тәкъдим ителә. Шуннан соң иң яхшы дигән рәсемнәр, тигез өлешләргә бүленеп, ике административ бина диварына да куела. Быел анда өч яшьтән алып унбиш яшькә кадәр булган җиде дистәдән артык баланың төрле иҗат җимеше урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ђкият дљньясында