“Чүп эчендә яшәп туйдык”
Шушы көннәрдә редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат килде. «Без шәһәрнең Гаяз Исхакый урамында урнашкан 3нче күп фатирлы йортта инде сигез ел гомер кичерәбез. Өй артында - шәхси йортлар төзелгән. Урталыктан юл үтә. Шул юлга кадәр булган буш ара беркемгә дә кирәк түгел. Елның-елында аны чүп үләннәре басып китә. Быел да анда...
Шушы көннәрдә редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат килде.
«Без шәһәрнең Гаяз Исхакый урамында урнашкан 3нче күп фатирлы йортта инде сигез ел гомер кичерәбез. Өй артында - шәхси йортлар төзелгән. Урталыктан юл үтә. Шул юлга кадәр булган буш ара беркемгә дә кирәк түгел. Елның-елында аны чүп үләннәре басып китә. Быел да анда үскән "кәҗә сакалы" үләненең биеклеге 1,5 метрдан артып китә. Җәй ае үтеп бара, әле анда бер тапкыр да чалгы кермәде. Йортыбыз "Жилсервис" ширкәтенә карый. Аларга мөрәҗәгать итсәң: "Безгә йорт стенасы яныннан ике метр аралык кына карый. Калганын "МППБиО" оешмасы чабарга тиеш", - дигән җавап ишетәсең. Ай саен килгән квартплата кәгазе буенча нинди генә хезмәтләргә акча түләтмиләр бит! Кунаклар алдында шәһәребез өчен оят: аларны балконга алып чыгарга да кыенсынабыз. Күптән түгел Санкт-Петербургтан килүчеләр шаккатып: "Йортыгызның алдында Көнбатыш Европа чисталыгы, ә артында - Азия джунглие", - диләр. Ачуланышып арыгач, аптырап иртә яздан берничә кеше чыгып, үләннәрне төпләп, йорт янын чистарттык. Хәзер инде бу үләннәрне без генә җиңәрдәй түгел. Йортыбыз "Жилсервис" ширкәтенә кергәч, монда яшәүчеләр гозеренә әзрәк игътибарлырак булырга кирәктер. Чүп эчендә яшәп тәмам туйдык бит инде! Өстәвенә, кайбер урыннарда түбәдән аккан яңгыр суы стенадан агып төшеп тәрәзәләргә бәреп ага, кайберәүләрнең балконнарына су үтә...
Г.Исхакый урамы, 3нче йортта яшәүчеләр".
Әлеге сорауга «Жилсервис» ширкәте җитәкчесе Ә.Кариев: "Исхакый урамының 3нче йорт тирәсендә безгә квартал эчендәге территория һәм өй артыннан бер метр киңлектәге җир карый. Без болай да анда үзебезгә тиешнең артыгын чистартабыз", - дип җавап бирде. Үзләренең җавапларын алар хәтта редакциягә кадастр планы күчермәсен җибәреп расладылар.
"МППБиО" җәмгыяте хезмәткәрләре жавабын бик озак көтәргә туры килде. "Йорт биләмәсен чүп үләннәрдән чистарту мәсьәләсе игътибар үзәгенә куелачак. Әлеге сорауны шунда барып, урында хәл итәрләр", - дигән җавапка да бер атна чамасы вакыт үтте, үзгәрешләр һаман күренми...
Шулай да тиздән Исхакый урамы 3нче йорт артында чалгы тимәгән җирләр калмас, монда яшәүчеләр балконга чыгып, рәхәтләнеп шәһәр күренеше белән хозурланыр дигән уйда каласы килә...
Таңсылу САНИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев