“Чүп эчендә яшәп туйдык”
Шушы көннәрдә редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат килде.
«Без шәһәрнең Гаяз Исхакый урамында урнашкан 3нче күп фатирлы йортта инде сигез ел гомер кичерәбез. Өй артында - шәхси йортлар төзелгән. Урталыктан юл үтә. Шул юлга кадәр булган буш ара беркемгә дә кирәк түгел. Елның-елында аны чүп үләннәре басып китә. Быел да анда...