Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чәчәкләр, матурлык аның өчен сулар һава кебек кирәк

Монолит бистәсендә гомер итүче Әлфия Имамова үстергән чәчәкләргә сокланмаган кеше юктыр.

Йорт-курасына барып керсәң, оҗмах бакчасына эләккәндәй буласың. Бер чәчәктән икенчесенә кунган күбәләкләргә карасаң, серле, илаһи дөнья күз алдына килә. Тирә-якта күз явын алырлык матурлык, агач-куаклар шау гөл арасында утыра. Бар җирдә пөхтәлек, чисталык. Ә бакчада ни генә үсми?!

– Чәчәкләрдән энергия, көч алам, алар белән рәхәтләнеп сөйләшәм. Үзебез яшәгән, торган җирне матур, зәвыклы итеп күрәсе килә. Әмма кешене бүген бер әйбер белән дә аптыратам димә, шуңа үзебез дә һәрдаим эзләнүдә. Ел саен яңалыклар кертергә тырышабыз. Киләчәктә күпьеллык чәчәкләр, куаклар үстерү белән шөгыльләнергә исәп, – ди Әлфия апа.

Ишегалларын ничек шау чәчәккә күмергә? Имамовлар теплицаларында нинди һәм күпме чәчәкләр үстерәләр? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны “Маяк” газетасында чыгачак язмада таба аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев