Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бозым кайтару – 1 миллион 700 мең сум?!

Агымдагы антаның дүшәмбе киңәшмәсендә эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров республикада кылынган мошенниклык фактларына аерым тукталып, һәркемне уяу булырга чакырды. - Мәгълүмат чаралары аша социаль мошенниклыкка ышанмагыз дип мөрәҗәгать итсәк тә, мошенниклар өлкән яшьтәгеләрне алдау юлын тиз таба, - ди хокук сакчысы. - Соңгы вакытта республика шәһәрләрендә теркәлгән фактлар әнә...

Агымдагы антаның дүшәмбе киңәшмәсендә эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров республикада кылынган мошенниклык фактларына аерым тукталып, һәркемне уяу булырга чакырды.

- Мәгълүмат чаралары аша социаль мошенниклыкка ышанмагыз дип мөрәҗәгать итсәк тә, мошенниклар өлкән яшьтәгеләрне алдау юлын тиз таба, - ди хокук сакчысы. - Соңгы вакытта республика шәһәрләрендә теркәлгән фактлар әнә шул хакта сөйли. Үзләрен полиция хезмәткәре, социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырып, ялгыз яшәүче, пенсия яшендәге өлкән кешеләрнең ышанычын яулый алар. Мошенниклар тозагына эләгеп, шактый зур сумма акчаларыннан "колак кагу"чыларның саны да көннән-көн арта. Шушы көннәрдә мошенниклар кулына 1935 елгы казанлы 111 мең, Түбән Кама кешесе 200 мең сум акча "тоттыра".

Илдар Шакировның чыгышыннан күренгәнчә, бозым кайтарам дип акча каеручылар да бихисап. Узган атнада, мәсәлән, Казанда яшәүче берәү, бозымнан арыну өчен, мошенникларга 1 млн 700 мең сум акча "бүләк" иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бозым кайтару – 1 миллион 700 мең сум?!